Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәк хәлләр мәктәптә ул!

Мәктәп мәзәкләре.

Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә:

– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!

– Нишләп?

– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр!

***

Мәктәптә укучылар иң тизе нәрсә икәне турында сөйләшәләр. Алсу:
- Иң тизе сүз, әйттең кире кайтарып алалмыйсың.
Алмаз:
- Иң тизе яктылык, утны кабыздың һәм шундук якты.
Азат:
- Белмим, минем беркөнне эчем китте: мин ни сүз әйтергә, ни ут кабызырга өлгермәдем.

***

Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

3

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев