Укучыларның яллары файдалы һәм күңелле үтсен
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәдәни-ял учреждениеләре базасында оештырылган чараларны мәҗбүри рәвештә карауны оештыру мәсьәләсе буенча ата-аналарның зарлары ешаю турында хәбәр итә. Бу проблеманың җитдилеген исәпкә алып, чараларга (театрларга, кинотеатрларга һәм башка мәдәни-ял учреждениеләренә), шул исәптән коммерцияле нигездә барырга мәҗбүр итү очрагы булырга тиеш түгел.