Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда төзекләндерелгән көллият һәм техникумнарның саны ел ахырына 48гә җитәчәк

2018 елда 11 техникум һәм көллиятне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 681 миллион сум акча бүленгән.

Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр тагын 11 көллият һәм техникумны капиталь ремонтлау күздә тотыла. Программа эшли башлаганнан бирле 37 уку йорты төзекләндерелгән инде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда көллият һәм техникумнар базасындагы ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан гамәлгә ашырыла.

2018 елда 11 техникум һәм көллиятне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 681 миллион сум акча бүленгән. Узган елда республикада шул ук суммага 10 көллияткә ремонт ясалган булган.

«Программа гамәлдә булган чорда Татарстанда 37 һөнәри белем бирү оешмасына ремонт ясалган, финанслауның гомуми күләме 2,7 миллиард сум тәшкил иткән», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Ресурс үзәкләре урта һөнәри белем бирү программалары буенча квалификацияле кадрлар әзерли.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/01/174431/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X