Реклама
Халыкара туган тел көне уңаеннан безне Мөслим районы Вәрәшбаш авылына кунакка чакырганнар иде. Ә без кунакка йөрергә яратабыз.
Кайткач тә әле атналар буе шушы сәфәр тәэсирендә рухланып яшибез: кызыклы шәхесләрен, шук-шаян, әдәпле-тәрбияле, һәм, һичшиксез, сәләтле малай-кызларын искә алабыз.
Вәрәшбашлар исә нәкъ шундыйлар! Укытучылары Миләүшә Хәсәновага ошап барысы да активлар алар! Безнең газетада йә булмаса сайтта оештырылган һәр бәйгедә катнашып киләләр. Бу юлы без Вәрәшбашларны «Ал каләм» плакатлар бәйгесе җиңүчеләре буларак тәбрикләдек.
(Вәрәшбашта узган кичә турында биредә укыгыз.)
Фотода Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укучылары Гөлинә Мөэминова һәм Рәфил Баһауов.
Газетаның №8 (1999) саны.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз