Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Нурлан Хисмәтов: «Уйларга яратам»

Кукмара районы Янил урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Нурлан Хисмәтов шушы көннәрдә шахматның тизйөрешле һәм блиц төрләре буенча Бөтенроссия ярышларында җиңеп кайтты.

Әлеге ярышлар авыл җирлегендә укучылар арасында оештырылган һәм Удмуртиянең Дебесы бистәсендә урнашкан шахмат ярышы буенча ресурслар үзәгендә узган.   

– Шахмат уены белән мин 8 яшьтән шөгыльләнәм, – дип сөйли Нурлан.

- Ә кем өйрәтте сине шахмат уйнарга?

- Башта әти, аннары инде ярышларга йөри башлагач, Кукмарада шахмат уеннары буенча тренер Владислав Абдулов белән шөгыльләндем.

- Шахмат уйнавы кызыкмы?

- Әйе. Анда алдан уйлап матур һөҗүмнәр оештырып була, шунсы ошый!

- Ярышларда малайлар-кызлар белән танышасыңдыр?

- Танышам, билгеле. Татарларны очратсам, бигрәк тә сөенәм!

- Буш вакытларың юктыр да инде синең? Уйнарга вакыт калмыйдыр?

- Нишләп калмасын? Мәктәптә малайлар белән волейбол, футбол уйныйбыз. Тарих буенча китаплар укырга, видеофильмнар карарга яратам.

Чулпан Кәримуллина.

Шахмат уены тарихы. 

Шахмат - тормыш уены

Тулырак:

Ә сез шахмат уйный беләсезме?  Спортның бер төре саналса да, шахмат – гадәти уен гына түгел, диләр белгечләр. Ул алтындай кыйммәтле вакытыңны интеллектуаль үсешкә багышлау дигән сүз. Юкка гынамыни шахматны мәктәп  программасына кертергә өндәүчеләр дә күп! Иң мөһиме исә шунда – шахматчы үзенең менә хәзерге хәлен һәм тагын бер «йөреш»тән нәрсә булачагын күзалларга өйрәнә икән. Киләчәкне күзалларга! Шәп бит!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев