Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Шахматчыларның хәтере әйбәт»

Шахмат уены моннан ике мең ел элек борынгы Һиндстанда барлыкка килә.

Башлангыч чорында «чатуранга» дип, соңрак «шатранж» дип атала. Дөньякүләм ярышлар вакытында аны хәзер дә шатранж дип сөйләшү гадәте саклана. Рәшит Нәҗметдинов исемендәге балалар һәм үсмерләр олимпия резервы шахмат мәктәбе директоры, ТР Шахмат федерациясе вице-президенты Нәркиз Сәйфетдинов, шахмат - тормыш уены, дип саный.

«Шахматның бер балага да зыян салганын ишеткәнем юк. Киресенчә, теләсә кайсы җитәкчене, хәрбине, банк хезмәткәрен, гомумән, тормышта үзен тапкан, зирәк кешене алып карагыз - һәркайсы шахмат белән мавыга».


Тренер-укытучы Азат Галиев фикеренчә, теләсә кайсы кешене шахмат уйнарга өйрәтеп була.

«Тик чемпионнар санаулы гына була, - ди ул. - Сәләт булмаса, тырышлык кына көтелгән нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Шул ук вакытта әллә нинди талантлар да даими хезмәт куймаса сүнә. Шахмат - шәхси спорт төре. Тренерга һәр баланың холкы, фикерләү тизлеге, кәефе белән эш итә белергә кирәк. Гел җиңү дип балага басым ясарга ярамый, дим әти-әниләргә. Шахматта җиңелү - бала өчен зур стресс».

Шахматчы кызыбыз - районыбыз горурлыгы

Шахматчы балаларга игътибар зур

Халыкара шахмат көне

Шахматчы малай Мәскәүнең онлайн мәктәбендә укый һәм дөнья буйлап шахмат турнирларына йөри

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев