Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Без үзгәрәбез!

Мәктәпләрдә дистанцион укулар башланды. Барыбызны да үзгәрергә мәҗбүр итте бу яңалык.

Укытучыларны да, әниләрне дә, хәтта үзебезне дә. Көнне планлаштырырга, өй шартларында эш һәм ял вакытын дөрес итеп бүләргә, бер-беребезнең хәленә керергә, үзлегебездән шөгыльләнергә... тагын әллә ниләргә!

Һәм ниһаять шуны аңладык бугай без, малайлар-кызлар – белем ул укытучыларга да, әниләргә дә түгел, безгә кирәк икән бит!

Ә менә Казанда яшәүче Бәхтияр Шәймәрдановка дистанцион белем алу күптән таныш. Шахматчы малай Мәскәүнең онлайн мәктәбендә укый һәм дөнья буйлап шахмат турнирларына йөри.

Бәхтияр Шәймәрданов турында газетабызның 2нче битеннән «Ачык ишек»тә укыгыз.

«Ачык ишек» сәхифәсендә тагын Кук­ма­ра ра­йо­ны Ят­мас Ду­сай авы­лыннан, Яшел Үзән ра­йо­ны Әй­шә ур­та мәк­тә­беннән, Чал­лы шә­һә­ренең 2нче гимназиясеннән һәм 18нче мәк­тәбеннән килгән хәбәрләр.


«Шулчак арттан берәү:
– Рәхмәт! – дип эндәште.
Артыма борылып карасам, беркем юк.
– Мине үзең белән ал әле! – диде теге тавыш...»
«Алдымда ак кәгазь» бәйгесенә килгән иң кызыклы язмаларның берсе бу. Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә 5Е сыйныфында укучы Азалия Газизуллинаның хикәясен «Көмеш кыңгырау»ның 14нче саныннан укыгыз.

«Беренче адымнар» сәхифәсендә «Алдымда ак кәгазь» иҗади бәйгесенә килгән эшләр.


«Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсендә Чаллының 9нчы мәктәбе укучылары иҗаты.

«Эйфель манарасы француз революциясенең 100 еллыгы хөрмәтенә сафка баскан, аны төзүдә 7 мең тоннадан артык тимер тотылган. Манараны төзү 26 ай (1887-1889) дәвам иткән. Архитектор Гюстав Эйфель проекты буенча төзелгән манара 15 мең детальдән тора.
Төзелеп егерме ел үткәч, ул сүтелергә тиеш булган, әмма...»
Эйфель манарасы һәм дөньядагы башка шундый кызыклы корылмалар турында газетабызның 14 саныннан укыгыз.

«Илләр буйлап сәяхәттә» сәхифәсе сезне илләр турында төрле кызыклы фактлар белән таныштырыр. Мәсәлән, «Биюче» йорт кайда ул? Суда урнашкан шәһәр, Ак төннәр шәһәре һ.б.


«Әдәби сәхифәдә» 9нчы апрельдә туган көнен билгеләп үткән шагыйрә Зөләйха Минһаҗева шигырьләре белән танышырсыз.


«Безне яр кырына тезеп бастырдылар. Янымда торучы иптәшемә: «Атканчы егылыйк» – дип пышылдадым. Белмим, гомерләр бетмәгән булдымы, фашистлар бик ашыктымы...»
Көмеш кыңгырауның яңа саныннан, 54нче гимназия укучысы Нәзилә Садыйкованың бабасы турында истәлекләрен укыгыз.

«Без - тынычлык чоры балалары» сәхифәсе әлеге иҗади бәйгегә килгән истәлекләр, язмалар белән таныштырыр.


Ә сигезенче биттә, әкият, мәзәкләр, рецепт һәм «Безнең календарь» сәхифәсе!

«Аю качкан цирктан,
Аю чыккан иреккә!
Читлегенә бер типкән,
Урман ягына киткән...»
Көмеш кыңгырауның 14нче санында без Шәүкәт Галиевның «Аю качкан цирктан» дигән шигырен бирдек. Шәп шигырь ул! Укыганыгыз бармы соң?


Кыскасы, «Көмеш кыңгырау»га язылыгыз! Бергә булыйк!

Онлайн язылу биредә►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев