Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шахматчы кызыбыз - районыбыз горурлыгы

Ә син беләсеңме, нәни дустым? Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар заманында да үз популярлыгын югалтмый.

Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар.

Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә.

Әлеге уенның файдасы бик зур…Кызыксынучан һәм түземле балалар гына шахматта озак тоткарлана ала.

Минем Сезне Актанышның нәни шахматчы кызы Румия Тимур кызы Имамова белән таныштырасым килә. Ул “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөри. Румиягә әле яңа гына 7 яшь тулды.

Шуңа да карамастан, ул инде районыбызда узган шахмат ярышларында катнашып, бик күп призлы урыннар яулады. Ул гына түгел, зона, республика ярышларында да уңышлы чыгыш ясый ул. Күптән түгел генә, республикада авыл шахматчыларының 9 яшькә кадәрле кызлар арасында беренчелекне яулап кайтты ул.

Шунысын әйтергә кирәк, Румиянең көндәшләре, гел мәктәп укучылары. Шулай да, нәни шахматчы бирешми, максатына ирешә бара. Румия башка яктан да бик актив, матур итеп җырлый, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, иҗадилыгы да бар: әллә ниләр уйлап чыгара, кул эшенә дә оста, курчакларына төрледән-төрле киемнәр тегеп кидерә.

Мөгаллиме – аның бабакае Ильдар Сәрдәрович Имамов. Спортның әлеге төре турында аның сөйләп сүзләре бетми. Инде лаеклы ялда булуына карамастан, Иҗат үзәгендә балаларга да бик теләп өйрәтә ул шахмат серләрен. Җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан өйрәнеп шөгыльләнергә кирәк, дип өйрәтә Румияне дә бабасы.

Р.S. Без төркемдә - 29. Румиянең яулап алган бүләк грамоталары таратып салгач, һәркайсыбызга диярлек җитте. Румия төркемдәге дусларын да шахмат серләренә төшенергә ярдәм итә. Ярыша- ярыша уйнауларын күзәтү үзе бер кызык.


Кадрия Әдһәмова, “Алтынчәч” балалар бакчасы, югары квалификацион категорияле тәрбияче Актаныш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев