Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мәктәбем көтә!

Кыңгырау дәшә... Санаулы мизгелләр калды, дуслар! Яңа уку елына аяк басабыз. Бераз дулкынландыра, шулаймы? Яңа укытучылар, яңа фәннәр, бер башка үсеп килгән сабакташлар... Кыңгырау чыңы, күңелле тәнәфесләр... Сагындырган үзләре! Мәктәп тә сагынгандыр, мөгаен. Әллә никадәр яңадан-яңа ачышлар һәм уңышлар көтә сезне. Тел ачкычы, зиһен, сабырлык – барысы да булсын сездә. Белем йортларына рәхим итегез!

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Идрисовлар гаиләсе мәктәпкә күптән әзер инде. Балалар 14нче гимназиядә белем алалар. Әмин – 4Б, Ясминә 2Л сыйныфына укырга бара. 
Икесе дә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Әмин йөзү, бию, квиллинг, программалаштыру, инглиз теле белән кызыксына. Ничек җитешәсең, дип аптырый дуслары. Ясминә исә бию һәм инглиз телен якын күрә. Иптәш кызлары белән төрле видеосюжетлар ясау белән дә мавыга. 
Җәйге каникулларын бик күңелле һәм файдалы уздырды Идрисовлар. Авылда һәм лагерьда ял иттеләр. «Диңгезгә дә барасы бар әле безнең», – ди алар. 
Үзләреннән ерак түгел Мәләкәс елгасына балыкка йөрергә ярата Әмин белән Ясминә. Әле беркөнне генә унбер балык тотып кайтканнар. Ни хикмәт, Әмин – җидене, сеңлесе – өчне, әтиләре бер балык эләктергән. 
Аннары аларның күршеләрендә бик акыллы эт яши. Дени аның кушаматы. Шуның белән дә мәш килә балалар. Табигатьне, хайваннар дөньясын бик яраталар, кыскасы.
Үскәч, Әмин – инженер-конструктор, ә Ясминә артистка булырга хыяллана. Мондый дус-тату һәм белемгә омтылучан балаларның барлык теләкләре дә тормышка ашар, һичшиксез. Гыйлемле һәм тәрбияле булып үсегез. Яңа уку елы куанычлы вакыйгаларга бай булсын, дуслар!
Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев