Мәктәбем көтә!
Кыңгырау дәшә... Санаулы мизгелләр калды, дуслар! Яңа уку елына аяк басабыз. Бераз дулкынландыра, шулаймы? Яңа укытучылар, яңа фәннәр, бер башка үсеп килгән сабакташлар... Кыңгырау чыңы, күңелле тәнәфесләр... Сагындырган үзләре! Мәктәп тә сагынгандыр, мөгаен. Әллә никадәр яңадан-яңа ачышлар һәм уңышлар көтә сезне. Тел ачкычы, зиһен, сабырлык – барысы да булсын сездә. Белем йортларына рәхим итегез!