Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1нче сентябрьдән «Атомный диктант» язарга була

Быел диктант төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге 30 мәсьәләне үз эченә ала.

1 сентябрьдә «Атомный диктант» дигән халыкара агарту проекты старт ала. Проект атом тармагы өлкәсендә белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашучылар илебезнең технологик суверенитетын үстерүдә мөһим роль уйнаган атом сәнәгате казанышлары турындагы белемнәрен тикшерә алачак.

Быел диктант төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге 30 мәсьәләне үз эченә ала. Аны рус һәм инглиз телләрендә ике атна дәвамында, 1 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр, проект сайтында язарга мөмкин булачак. Дөрес җаваплар 28 сентябрьдә, атом сәнәгате хезмәткәрләре көнендә бастырылачак.

Диктантта катнашучыларның барысы да исемле дипломнар алачак. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирүчеләр өчен проектны оештыручы «Атом шәһәрләре» берлегеннән истәлекле призлар уйнатылачак.

Диктантка «Атом шәһәрләре» берлегенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә әзерләнергә мөмкин, анда атом сәнәгате турында танып белү постлары һәм викториналар бастырыла башлады.

Белешмә
«Атом диктанты» халыкара агарту проектын «Росатом» дәүләт корпорациясе ярдәмендә «Атом шәһәрләре» атом тармагы оешмалары берлеге оештыра.

«Атом диктанты» проекты 2021 елдан гамәлгә ашырыла. Проектның партнерлары арасында – «Белем» Россия җәмгыяте, Росмолодежь, «Машук» мәгариф үзәге, «Мәгариф» социаль тикшеренүләр эксперт институты, Гомумроссия халык фронты, Таврида.Арт, «Дигория» платформасы һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев