Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Кыш, саф һава һәм без!

Кыш бигрәк юмарт быел. Кар ява да ява. Малайлар, кызларга бу бәхет инде. Фотодагы балалар да рәхәтләнеп «Тау патшасы» уенын уйныйлар.

Үзләре көләләр, үзләре әле тауга менәләр, әле мәтәлеп төшәләр. Кызык! Без ничек читтә калыйк инде, аларга ияреп фотога төшереп йөрдек менә. Бу укучылар белән без бик яхшы таныш. Әле шушы тауда уйнар алдыннан гына бергәләп бик матур чарада катнаштык. Нинди дисезме?

Чаллыдагы 14нче китапханәдә очраштык без. Бу 34нче гимназиядәге 2А һәм 4А сыйныфы укучылары.

Очрашу пресс-конференция форматында үтте. Балалар исемнәре язылган кәгазьләр тотып керделәр. Без – түрдә. Сорау бирәсе килгән укучы кәгазен генә күтәрә. Әллә никадәр кызыклы сораулар бирделәр безгә.

Мәсәлән: Сез «Көмеш кыңгырау»ны ни дәрәҗәдә беләсез, һөнәрегезне алыштырырга теләмисезме, журналист нинди булырга тиеш, сезнең социаль челтәрләргә карашыгыз нинди, сезгә ничә яшь, балаларыгыз «Көмеш кыңгырауны» укыймы, алар татарча сөйләшәме?

Укучылар газетада басылган шигырьләрне дә ятлап килгәннәр. Бик матур итеп сөйләделәр. Аннары кызыклы гына тамаша да күрсәттеләр. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Әби, Ильнур һәм шигырь» хикәясен сәхнәләштергәннәр иде. Көлдек рәхәтләнеп.

Сез дә укып карагыз әле, дуслар.► «Әби, Илнур һәм шигырь» хикәясен укырга

Кыскасы, шундый җылы очрашу булды бу. Без үзебезнең «Хәбәрчеләр төркем»енә яңа хәбәрчеләр дә таптык, хәзмәттәшлегебез дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X