Көмеш кыңгырау

Әби, Илнур һәм шигырь

Шулай да була ул...

— Математика дәфтәрен салдыңмы?

— Салдым, салдым.

— Өй эшен эшләдеңме?

— Эшләдем, эшләдем.

— Татар теленнән күчереп язарга дигән....

— Яздым, яздым.

— Рәсемне...

— Ясадым.

— Күлмәкне...

— Юдым.

—Чалбарны...

— Үтүкләдем.

— Карале, әби, син боларның барысына да ничек өлгерәсең соң? — Илнур әбисенә гаҗәпләнеп карап куйды да яткан урыныннан кузгалмыйча гына рәхәтләнеп киерелде-сузылды. Карават янында мәктәп сумкасы тотып басып торган әбисе малайның аякларыннан сөйде.

— Тор инде, улыкаем, мәптегеңә соңарасың. Чәй дә кайнады, җәһәтрәк бул.

— Әби, мин юынганчы кофе ясап куй әле.

— Әй Алла, улыкаем, мин куфе-муфеларның рәтенә төшенгәнче...

Әбисенең сүзен колак читенә дә элмәгән Илнур, «бер кашык кофе, ике кашык шикәр» дип күрсәтмә генә бирде дә, юынырга кереп китте.

Рәхәт! Кыш чыгарга дип авылдан әбисе килгәннән бирле бәхет басты Илнурны. Өч класс кына укыдым дисә дә, әбисенең белмәгән бер нәрсәсе дә юк. Математиканы су кебек эчә; инша-мазар язасы булса, язучыларың бер якта торсын, малай. Элегрәк класста «өй эшен күчертегез әле» дип Илнур ялынып йөргән булса, хәзер күпләр Илнур артыннан чаба.

— Малай, теге мәсьәләне генә күчереп алыйм инде.

— Илнур, братан, татар теленнән...

—Син бит гений, Илнур, ни, иншаны гына...

Моңарчы көчкә-көчкә «өчле»гә укып килгән Илнур атна-ун көн эчендә менә шулай «гений»га әйләнде дә куйды. Әбисе өй эшләрен гел «биш»кә  эшли иде! Укытучылар малайдагы бу үзгәрешкә шаккатып, аңа инде зур өметләр дә баглый башлады. Хәтта мәктәп гәзитендә Илнур турында зур гына мәкалә дә чыкты. Дөрес, анда Илнур өчен җавапларны да үзләре язганнар иде. Югыйсә, сөйләшү болайрак булды:

— Илнур, әйт әле, укуда зур уңышларга ирешүеңнең сере нәрсәдә икән?

— Ни инде, теге ни...

— Син «икеле»гә, «өчле»гә укуның бик начар икәнлеген аңлап, тиз арада ул хатаны төзәтергә булдың инде, димәк.

— Аһа.

— Үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү өчен ниләр эшлисең инде?

— Ни инде, теге ни...

— Тырышкан табар, ташка кадак кагар дисең инде.

— Аһа.

— Укуга салкын караган кайберәүләргә нинди киңәшләр бирер идең?

— Ни инде, теге ни...

— Укырга, укырга, укырга дисең инде.

— Аһа.

Менә шундый әңгәмәдән Илнурны искиткеч көчле ихтыярлы егет итеп тасвирлаган әкәмәт шәп мәкалә килеп чыккан иде. Укытучыларның, классташ кызларның игътибарын яулап кына килгәндә, әдәбият дәресе харап итте дә куйды.

Ул көнне дә әбисе эшләгән өй эшләренең бишлелек икәненә инанган Илнур, төз басып такта алдына чыгуга, коелды да төште. Шигырь ятлап киләсе иде бит! Иртән, гадәттәгечә, барлап чыгып китте Илнур:

— Математика дәфтәрен салдыңмы?

— Салдым, салдым.

— Татар теленнән...

— Эшләдем, эшләдем.

— Шигырьне...

— Ятладым, ятладым.

«Ятладым» диде шул әбисе. Ул ятлагандыр да, менә Илнурга нишләргә?

— Ни инде... теге ни, — дип авыз эченнән ботка пешерде Илнур. — Әби бит, ятладым диде. Мин, ни...

Башта берни аңламаган класс, бер мәлне гөр килеп көләргә тотынды. Эшнең нидә икәненә төшенгән укытучы да, авыз чите белән генә елмайды да:

— Әбиең кайтып киткәч нишләрсең икән соң? — дип Илнурның башыннан сыйпады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: