Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарстан республикасында «Театр елы»

16 гыйнвар көнне Чаллы Балалар театр сәнгате мәктәбе   кунаклар кабул итте.

16 гыйнвар көнне Балалар театр сәнгате мәктәбе   кунаклар кабул итте. Татарстан республикасында игълан ителгән «Театр елы»нда узган әдәби-мәдәни чараның, нәкъ менә  биредә башланып китүе белән дә кызыклы. Яшь буын вәкилләрен чын сәнгать кешеләре итеп тәрбияләүнең бер мисалы, балаларның төрле яклап үсешенә булган зур игътибары итеп кабул ителә.

Театр сәнгате мәктәбенең татар бүлегендә белем алучы балалар, күренекле әдип, Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин һәм С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Чарага шулай ук ата-аналар һәм Алабуга сәнгать көллияте студентлары да килгән иде. Әлеге чараны өстәмә белем бирү учреждениесы укытучысы Ләлә Имамразиевна Хәбибуллина оештырып алып барды. Ул башта балаларны кунакларның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте.

«Балалар театр сәнгате мәктәбе»нең талантлы балалары кунаклар алдында үзләренең осталыкларын исбатлап, «Эзлибез кызларның чибәрен» дип исемләнгән спектакльдан өзек уйнап күрсәттеләр. Бүгенге көндә көн кадагына суга торган проблеманы, тел мәсьәләсен яктыркан музыкаль композициядә катнашучыларның да чыгышлары, җанга үтеп керерлек булды. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче балалар да, сүз сәнгатенең көчен янә бер кат дәлилләделәр. Тамашачыларның алкышлары аларга бәя булып яңгырады.

Бигрәк тә милләтебезнең, телебезнең дәвамчылары үсеп килүен күрү, кунакларның күңелләренә дә сары май булып ятты сыман. Алар чыгыш ясаган һәр балага«Көмеш кыңгырау» газетасын һәм «Мәйдан» журналын бүләк итеп бирделәр. Үзләре дә чыгыш ясап, яңа шигырьләрен сөйләделәр һәм сәнгать мәктәбенә китапларын бүләк итеп калдырдылар. Әдипләр авызыннан: «Киләчәктә дә телебез яшәячәк дигән өметләребез ныгыды. Сезнең чыгышлар безгә яңа әсәрләр иҗат итәрлек көч-дәрман өсти. Тел һәм сәнгать сагында торган, фидакарь хезмәтегез белән талантлы балаларны яңа үрләргә әйдәп барган, шушындый матур чараны оештырганыгыз өчен Ләлә ханым Хәбибуллина һәм Роза Кәшифулловна сезгә, шулай ук шигъри сүзне йотлыгып тыңлаган балалар сезгә бик зур рәхмәт» – дип, рәхмәтләрен белдерделәр.

Балалар театр сәнгате мәктәбенә зур теләк белән йөрүче 5 нче сыйныф укучысы Зилә Шакирҗанованың әбисе кунаклар алдында мәктәп коллективына, укытучыларга зур рәхмәтләрен әйтте. Аның:

– Оныгым Зилә бик яратып йөри. Бер сүз татарча белмәгән бала саф татарча сөйләшә башлады. Без бик рәхмәтле укытучыларга, балабызның күңелендә татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяттылар. Ашкынып, илһамланып килә. Апаларын да бик ярата – дип, ихлас горуланып сөйләве, милләтнең киләчәген кайгыртучылар хезмәтенең кирәклеген тагын бер кат раслады. Шундый укытучылар, тәҗрибәле белгечләр, аларның хезмәтен бәяләүчеләр булганда, татар халкы да, милләтебез дә, телебез дә яшәячәк. Шушы ышанычны йөрәк түренә салган балалар да, әти-әниләр һәм укытучылар да, язучылар белән киләчәктә дә очрашырга сүз куешып саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев