Халык язучысы Фоат Садриев якташының иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде.
– Факилнең эшләмәгән эше юк аның. Кайда гына эшләмәгән. Авыл да бар, җитәкчелек тә, КАМАЗ да, шәһәр тормышы да бар. Бирелгән гомерендә барысын да татып караган. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик кирәк. Әсәрнең тирәнлеге минемчә, тормыш тәҗрибәсеннән килә. Факилнең өстенлеге шунда.
Факилгә мин рекомендация биргән идем. Чыннан да беренче әсәрләрен миңа укытты. Минем фатиха белән чыкты. Мин шулкадәр канәгать үземнең рекомендациям аклануга, – дип, үз фатихасы белән каләм тибрәтә башлаган егетнең, шәхес булып формалашуында, төрле эшләрдә эшләп чыныгуының нинди мөһим урын алып торуы хакындагы фикерләрен очрашуга килүчеләр күңеленә салды.