Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

8нче март бәйрәменә үзенчәлекле котлаулар

Шагыйрә Әлфия ханым Ситдыйкованың «Бәйрәм котлаулары» китабыннан.

Алсу кояш нурын сибә,

Балкытып дөнья йөзен.

Язның беренче бәйрәме —

8 нче Март бүген.


Котлы булсын бәйрәмегез,

Һәрчак көләч булыгыз!

Язлар кебек якты булсын

Сезнең тормыш юлыгыз!


Имин булсын гаиләгез,

Сүнмәсен сөю хисе!

Яшәгез сез, гүзәл затлар,

Булып наз — яшәү көче!

***
Март кояшы нурын сибә

һәм балкыта гомер күген,

һәр яз саен кабатлана

Торган матур бәйрәм бүген.


Бәйрәм белән тәбрик итеп,

Изге теләк телик сезгә!

Гаиләгез имин булсын,

Бәхет керсен өегезгә!


Эшегездә юлдаш булсын

Сөенеч һәм уңыш кына!

Шатлык тулы гомер язсын

Тәкъдир кулы язмышыңа.
***
Чәчәк кебек гүзәл хатын-кызлар!

Бүген язның тәүге бәйрәме.

Бүләк булсын сезгә үзегездәй

Нәфис, матур гөлләр бәйләме!


Көннәр килсен сезгә якты булып,

Төннәр сипсен йолдыз яктысын!

Болыт артында да кояш көлә —

Шул кояштан күңел балкысын!


Дуслармы ул, сөйгәннәрме — янда

Тугрылары булсын һәрвакыт!

Көткән чакта, нәкъ сез көткән чакта

Сәламләсен, килеп зур шатлык!


И хатын-кыз! Шәфкать иясе сез!

Күңелегез тулы сөю, наз.

Сезнең елмаюдан җир йөзенә

Кабатланып килә якты яз.


Яшь түксәгез, булсын тик шатлыктан!

Кояш булып күктә балкыгыз!

Рәхмәт сезгә, гүзәл затларыбыз,

Бәхет чыганагы — хатын-кыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарча котлаулар бу сайтта бик куп торле https://protatar.ru Туган кон котлаулары, юбилей котлаулары, туй коне, никах коне белэн котлаулар барысы да бар.

    Теги: 8 март 8 мартка котлау 8 март белән котлау әлфия ситдыйкова матур котлау