Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин шәп татар малае!

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (1957 елның 14 августы, ТАССР, Калинин районы, Күҗәкә) — Чаллыда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче.

Мин шәп

татар малае!

 

Булат исемле малай мин.

Алтыда инде яшем.

Авылны яратсам да,

Үзем Чаллыда яшим.

 

Шәһәр малае булсам да

Авыл егете кебек.

Шаян димәгез, тыйнак мин,

Тик холкым түгел җебек.

 

Энем уйнарга чыкканда,

Тиеп китсен җил генә.

Мин – яклаучы һәм саклаучы,

Шуны белегез менә.

Әби белән бабай мине

Өйрәттеләр әдәпкә.

Шигырь ятларга яратам,

Бирелгән ич сәләт тә.

 

Тиздән мәктәпкә барамын,

Белем алыр өченгә.

«Биш»легә генә укырмын,

Сүз бирәм бүген сезгә.

 

Әниемә булышчы мин,

Эшләсәм, артыр дәртем.

«Нинди шәп татар малае!» –

Диеп, соклансын һәркем.


Төймә саныйм

 

Ямь-яшел куакны бизәп,

Кызыл төймә тезелгән.

Чияләр текәлә күзгә:

«Өзеләм, – ди, – өзеләм...»

 

Сусыл, йомшак, гел бал гына,

Телне йотарлык менә!

Туктап булмый, берәү, икәү...

Йотыла тора ... төймә.

 

Төймә саныйм, төймә саныйм,

Югалттым инде санын.

...Яз җитүгә, бакчабызга

Чия утыртыйк тагын!


 

Үстем инде

 

«Әни!» - диеп, мең мәртәбә

Кабатлап була көн дә.

Әни елмайган чагында,

Шатланам, көләм мин дә.

 

«Биш»ле алсам һәрбер фәннән,

Тыңласам зурлар сүзен,

Шат елмаю балкытачак

Әнинең нурлы йөзен.

 

Укуда иң алдынгы мин:

Әллә ничә тел беләм.

Сумка тулы «биш»ле белән

Өемә кайтып киләм!


 

Мунча

Бакчабызда мунчаның

Түбәсе ап-ак калай.

Таштан салган мунчаның

Түбәсен япты бабай.

 

Әти ясады ләүкә,

Абый чыгарды мичен.

Әби белән икәүләп

Без мунча кердек кичен.

 

Каен себерке белән

И чапты-чапты әби.

Мунчадан өйгә чыкканда

Булганмын гүя бәби.

 

«Мәтрүшкәле чәй эчеп ал,

Ятып йокларсың аннан. –

Әби әйтә, – мунча тәнгә

Сихәт бирә ул балам».


 

Хуш исле

себеркеләр

 

Мунча булгач, чабынырга

Себеркесе дә кирәк.

Каен, имән ботакларын

Урманнан җыйдык ипләп.

 

Мәтрүшкә, бөтнекне дә

Кушып бәйләде әни.

«Тоярсыз мунча кергәндә

Кышын, ди, җәйнең тәмен».

 

Хуш исле себеркеләрне

Элеп куйдык чормага.

Кышын җәй исен кайтарыр

Алар безгә мунчада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт, "Көмеш кыңгырау"!