Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Самирәнең дуслары

Бо­рын-бо­рын за­ман­да тү­гел, хә­зер­ге көн­нәр­дә те­атр­лар, му­зей­лар эш­ләп тор­ган, ка­ру­сель­ле, күп төр­ле атын­гыч­ла­ры бе­лән ба­ла­лар кү­ңе­лен җә­леп итә тор­ган парк­ла­ры бул­ган  шә­һәр­дә бер кеч­ке­нә кыз яши.

Аның исе­ме дә бик ма­тур. Са­ми­рә. Нә­ни дус­ла­рым! Мин сез­не шу­шы кеч­ке­нә кыз­чык­ның ба­ла­чак иле­нә сә­я­хәт­кә ча­кы­рам. Сез Са­ми­рә һәм аның дус­ла­ры бе­лән якын­нан та­ны­шыр­сыз. Әй­дә­гез, бер­гә­ләп сер­ле һәм кү­ңел­ле ва­кый­га­лар­га бай ил­гә юл­га куз­га­ла­быз.

 

СА­МИ­РӘ­НЕҢ ДУС­ЛА­РЫ

 

Җәй җи­тү­гә Са­ми­рә бе­лән әби­се бак­ча­га яшәр­гә ки­лә­ләр. Ки­лү­гә Са­ми­рә үзе­нә яңа дус­лар эз­ли баш­лый. Ме­нә бү­ген дә, үлән кы­я­гы­на кун­ган яшел чи­керт­кә­не кү­реп, Са­ми­рә аның бе­лән та­ны­шыр­га бул­ды.

 – Син кем!

– Чер-р-р... Мин –  чи­керт­кә ма­лае Че­рел­дә­век!

–       Ә син кем?!

–       Мин – Са­ми­рә! Без шә­һәр­дә яши­без.

–       Шә­һәр­дә?!.. Ә ул нин­ди бу­ла?

–       Шә­һәр ул бик зур. Ан­да күп­кат­лы таш йорт­лар. Урам­нар киң, бик озын.

Шә­һәр­нең зур­лы­гын күр­сә­тер­гә те­лә­гән­дәй, Са­ми­рә кул­ла­рын ике як­ка җә­еп җи­бәр­де. Тик чи­керт­кә ма­лае  га­җәп­лә­нү­ен яшер­ми, һа­ман аңа со­рау­ла­рын яу­ды­ра гы­на:

–       ­Таш йорт­лар?! Ан­да бер дә агач­лар, үлән­нәр, чә­чәк­ләр юк­мы­ни?

–       Юл буй­ла­рын­да, ял пар­кын­да, мәк­тәп янын­да­гы бак­ча­лар­да агач­лар үсә. Га­зон­нар­да үлән­нәр дә, чә­чәк­ләр дә бар. Ан­да бик ма­тур,  кү­ңел­ле.

–       ­Чер-р-р...   Чер-р-р...   Чер-р-р... Ми­нем дә шә­һәр­гә ба­ра­сым ки­лә.

Са­ми­рә бик ку­нак­чыл кыз. Ул Че­рел­дә­век­нең мо­ңа ка­дәр шә­һәр күр­гә­не бул­ма­га­нын бел­гәч, аны ку­нак­ка ча­кы­рыр­га бул­ган.

–       Әй­дә, мин си­не ку­нак­ка алып кай­там. Ир­тә­гә әти бе­лән әни без­не ки­леп ала. Мин си­не шә­һәр бе­лән та­ныш­ты­рыр­мын. Без­дә ку­нак та бу­лыр­сың. Ми­нем по­пу­га­ем да бар. Аның бе­лән дә дус­ла­шыр­сыз.

Чи­керт­кә ма­лае Че­рел­дә­век Са­ми­рә бе­лән шә­һәр­гә кил­гән. Ул ан­да­гы күп сан­лы ма­ши­на­лар­ны, ар­лы-бир­ле йөр­гән ке­ше­ләр­не кү­реп шак­кат­кан. Шә­һәр­нең ма­тур­лы­гы­на, зур­лы­гы­на, урам­на­рын би­зәп үс­кән агач-ку­ак­ла­рын, га­зон­да­гы куе үлән-чә­чәк­лә­рен кү­реп сок­лан­ган. «Чер-р-р!..         Чер-р-р!..   Чер-р-р!..» – дип җыр­лап җи­бәр­сә дә, ма­ши­на та­выш­ла­ры көч­ле­рәк. Тыз-быз чап­кан ма­ши­на­лар­ның та­вы­шы бе­лән аның җы­рын бер­кем дә ишет­мә­гән. Че­рел­дә­век­нең кә­е­фе кы­рыл­ган.  Ул ты­ныч­лык­ка, ир­кен­лек­кә өй­рән­гән. Шә­һәр ыгы-зы­гы­сы аны кур­ку­га сал­ган. Дө­рес Са­ми­рә­нең өен­дә ты­ныч. По­пу­гай бе­лән дә бик тиз дус­лаш­кан­нар.  Ә шу­лай да... ә шу­лай да Че­рел­дә­век бак­ча­да­гы хо­зур­лык­ны, үзе ке­бек чи­керт­кә­ләр­не бик тә са­гын­ган.

Кич өй­дә­ге­ләр йок­лар­га яту­га, чи­керт­кә ма­лае түз­мә­гән. Са­гы­ну­ын ба­сар өчен:  «Чер-р-р!.. Чер-р-р!.. Чер-р-р!..»  – дип, сай­рап җи­бәр­гән. Чи­керт­кә та­вы­шы­на Са­ми­рә­нең әти-әни­се си­ке­реп тор­ган­нар.

 – Ай Ал­ла! Бу ни хәл бу?! Го­мер бул­ма­ган­ны, без­нең өй­дә чи­керт­кә сай­рый. Ка­ян кил­гән ул шә­һәр­гә?!

Са­ми­рә тиз­рәк әти-әни­сен ты­ныч­лан­ды­рып: «Ә­ти­ем, әни­ем! Ул ми­нем дус­тым –  чи­керт­кә ма­лае Че­рел­дә­век. Аны мин бак­ча­дан алып кайт­тым. Шә­һәр­не күр­сә­тер­гә. Аның бер­кай­чан да шә­һәр күр­гә­не бул­ма­ган. Ти­мә­гез аңа! Ир­тә­гә бак­ча­га бар­ган­да, ки­ре үзе­без бе­лән  алып ки­тәр­без!» – дип, дус­тын як­ла­ган.

Тиз­дән та­би­гать ко­ча­гы­на әй­лә­неп кай­та­ча­гын ише­теп, Че­рел­дә­век ты­ныч­лап йо­кы­га кит­кән. 

*  *  *

Икен­че көн­не Са­ми­рә әти-әни­се, әби­се бе­лән яңа­дан бак­ча­га кит­кән­нәр. Че­рел­дә­век ку­а­ны­чын­нан ни эш­ләр­гә дә бел­ми икән. Бак­ча­га ки­леп җи­тү­гә ул үзе­нең ту­ган­на­ры­на, чи­керт­кә ма­лай­ла­ры­на-кыз­ла­ры­на шә­һәр тор­мы­шы ту­рын­да сөй­лә­гән.

 – Без рә­хәт­тә яши­без икән. Ан­да та­выш! Ма­ши­на­лар тыз-быз ча­ба. Ке­ше­ләр әле те­ген­дә, әле мон­да йө­ге­ре­шә. Ан­да мон­да­гы­дай ир­кен­лек тә, мон­дый ук яшел­лек тә юк. Күп­ме сай­ра­саң да ишет­ми­ләр. Бер­кем дә чи­керт­кә тор­мы­шы бе­лән кы­зык­сын­мый.

Баш­ка чи­керт­кә­ләр аның сөй­лә­гә­нен ише­теп таң кал­ган­нар. Чөн­ки алар­ның шә­һәр­не кү­рү тү­гел, ишет­кән­нә­ре дә бул­ма­ган.

 – Ә син ни­чек шә­һәр­гә ба­рып эләк­тең?! Әл­лә бу си­нең уй­дыр­ма гы­на­мы? Яи­сә тө­шең­дә күр­дең­ме?!

 – Сез нәр­сә ин­де! Ни эш­ләп ал­да­шыйм. Мин бит ме­нә бу бак­ча­да яшәү­че чи­бәр кыз­чык Са­ми­рә бе­лән дус­лаш­тым. Ул ми­не үзе бе­лән ку­нак­ка алып бар­ды. Шә­һәр бе­лән дә та­ныш­тыр­ды.

 – Шә­һәр­дә та­гын ни­ләр күр­дең?

 – Мин Са­ми­рә­нең по­пу­гае бе­лән та­ныш­тым. Ул зәң­гәр төс­тә. Тик ул өй­дә бул­са да чит­лек­тә яши. Бик ма­тур сай­рый үзе. Шу­лай да, ми­ңа кал­са, без­нең ке­бек үк тү­гел.

 – Чын­лап­мы?!

 – Әйе ин­де. Мин сез­не, ир­кен­лек­не, мон­да­гы яшел­лек­не шун­дый са­гын­дым. Бү­тән бер­кай­чан да сез­не кал­ды­рып кит­мим. Ми­ңа мон­да гы­на яшәү рә­хәт.

Чи­керт­кә ма­лай­ла­ры, кыз­ла­ры аның сүз­лә­рен ише­теп шун­дый сө­ен­гән­нәр. Шу­лай да алар­ның Са­ми­рә бе­лән та­ны­ша­сы­ла­ры кил­гән.

 – Үзең­нең дус­тың бе­лән без­не дә та­ныш­тыр әле, Че­рел­дә­век! – дип, ба­ры­сы бер­гә сай­ра­ша баш­ла­ган­нар.

Че­рел­дә­век Са­ми­рә­не дус­ла­ры яны­на дәш­кән:

 – Са­ми­рә, ми­нем дус­ла­рым­ның да си­нең бе­лән дус­ла­ша­сы­ла­ры ки­лә. Без күп, без бер­дәм! Дус­лык, та­ту­лык бул­ган җир­дә яман­лык­ка урын юк. Без җәй бу­е­на та­би­гать­кә дан җыр­лый­быз.

Са­ми­рә чи­керт­кә­ләр хо­рын ише­теп, исе кит­кән. Һәм дус­ла­ры­ның ар­ту­ы­на сө­ен­гән. Дус­лар бе­лән яшәү кү­ңел­ле. «Я­шә­сен дус­лык!»  – дип, ул да хор­га ку­шы­лып җыр­лап җи­бәр­гән:

Дус­лык бул­ган чак­та рә­хәт,

Яшәү кү­ңел­ле җир­дә!

Әй­дә, дус­лар, ма­тур итеп

Яшик гел бер­гә-бер­гә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев