Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мактанчык чыпчык

Яшә­гән ди бер мак­тан­чык чып­чык.

Көн ту­са: «Чик-чи­рек, чик-чи­рек! Ише­тә­сез­ме, мин ни­чек ма­тур җыр­лыйм?! Мин җыр­ла­гач яз ки­лә, гөр­лә­век­лар ага!»  – дип мак­та­на икән.

Ки­нәт ке­нә ка­ты итеп су­ык җил исә баш­ла­ган. Мак­тан­чык чып­чык­ны җил акыл­га утыр­тыр­га уй­ла­ган. Чып­чык туң­ган, том­шы­гы ябыш­кан, авы­зы ачыл­мый баш­ла­ган.  Җит­мә­сә, җил төнь­як­тан исә икән. Кыш су­лы­шын алып кил­гән җил гөр­лә­век­ләр­не дә ка­тыр­ган. Чып­чык та мак­та­ну­ын­нан хур­ла­нып, тиз­рәк ышык җир, җы­лы эз­ләп очып кит­кән.

Ярый әле бә­хе­те­нә бер агач­ка бер­ке­теп ку­ел­ган сы­ер­чык оя­сын кү­реп ал­ган. Ул оя­га очып кер­гән дә: «Баш­ка бер­кай­чан да мак­тан­ма­я­чак­мын» – дип, үз-үзе­нә сүз бир­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев