Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Җанлы алма

Та­би­гать ко­ча­гын­да ир­кә­лә­неп, ямь­ле җәй ае­ның соң­гы ае ки­леп җит­кә­не дә си­зел­мә­де.

Ин­де кы­яр-по­ми­дор­лар да, җи­ләк-җи­меш­ләр дә өл­гер­де. Са­ми­рә дә әби­се бе­лән бик күп уңыш җы­еп ал­ды. Кыш­лык өчен төр­ле­дән төр­ле кай­нат­ма­лар, ком­пот­лар әзер­ләп куй­ды­лар. Кы­яр-по­ми­дор тоз­ла­ды­лар. Бил­ге­ле ин­де, Са­ми­рә әби­се­нә бу­лыш­ты. Ул яр­дәм ит­мә­сә, ул ка­дәр күп җи­ләк-җи­меш­не, яшел­чә­ләр­не  әби­се ни­чек үзе ге­нә җы­еп өл­гер­сен.

Әнә, би­ек бу­лып үс­кән ал­ма­гач­лар­ның бо­та­гын­да ал­су­ла­нып пеш­кән ал­ма­лар ти­рә-як­ка хуш ис бөр­ки. Са­ми­рә агач­тан иң кы­зыл­ла­рын сай­лап,  өзеп ала да, тәм­ләп ашый.

 – Кы­зым, күб­рәк аша! Җәй көн­не ви­та­мин­нар җы­еп кал! Сә­ла­мәт­лек өчен ал­ма бик фай­да­лы. Биг­рәк тә үзе­без­нең бак­ча­да үс­кә­не, – дип, әби­се дә Са­ми­рә­гә гел ка­бат­лап то­ра.

Ал­ма­гач­лар­да­гы ал­ма­лар ав­густ аен­да шап та шоп җир­гә ко­е­ла баш­ла­ды­лар. Са­ми­рә баш­та ша­пыл­да­ган та­выш­ны ише­теп ап­ты­рап кал­ды. Хә­ли­мә әби­се аңа бу та­выш­ның се­рен аң­лат­ты:

 – Кы­зым, кү­рә­сең­ме, ал­ма­лар ни­чек кы­за­рып пе­шеп ки­лә­ләр. Ир­тә өл­ге­рә тор­ган ал­ма­лар, ав­густ җит­кәч ага­чын­нан өзе­леп тө­шә баш­лый­лар. Ди­мәк, ин­де ал­ма­лар­ны җы­яр ва­кыт җит­кән. Алар шу­лай үз­лә­ре­нең өл­гер­гән­лек­лә­рен бел­гер­тә­ләр.

Са­ми­рә бер ал­ма­гач­ка, бер җир­дә тә­гә­рә­шеп ят­кан ал­ма­лар­га  кер­фек­лә­рен тиб­рә­теп  ка­ра­ды да:

 – Әбе­кәй, без хә­зер ал­ма­лар­ны җы­я­быз­мы?  – дип,  әби­се­нә со­рау­лы ка­ра­шын тө­бә­де.

 – Әйе, кы­зым, бу ал­ма­лар­ны җы­еп алыр­га, эш­кәр­тер­гә ки­рәк. Кай­нат­ма да ясар­быз. Кыш кө­не ком­пот кай­на­тыр өчен кип­те­реп тә ку­яр­быз. Дус­ла­рың­ны да сый­лар­сың, күр­ше­ләр­гә дә кер­тер­без. Бар әле, кы­зым, өй­дән кәр­җин­не алып чык!

Са­ми­рә җил­дән җи­тез. Тиз ара­да кәр­җин­не алып та чык­ты, җир­гә ко­ел­ган ал­ма­лар­ны җы­еп та ал­ды. Әби­се кәр­җин­не өй­гә алып ку­яр­га дип үре­лү­гә, ул да ки­леп то­тын­ды.

 – И ми­нем нә­ни бу­лыш­чым! Ме­нә эш­кә дә ярый баш­ла­дың. Тәү­фый­гың арт­кы­ры! – дип, әби­се оны­гы­на мак­тау сүз­лә­рен яу­дыр­ды. Мак­тау сүз­лә­рен ише­теп, бер баш­ка үсеп кит­кән Са­ми­рә: «Ә­бе­кәй, мин ир­тә­гә дә ко­ел­ган ал­ма­лар­ны үзем җы­ям яме!»  – дип, әби­се­нә ел­ма­еп эн­дәш­те.

Ки­нәт ке­нә Са­ми­рә бер ал­ма­ның бак­ча буй­лап йө­гер­гә­нен кү­реп ал­ды. Ул: «Ә­бе­кәй, әнә җан­лы ал­ма! Ул үзе сук­мак­тан өй­гә та­ба тә­гә­ри!» – дип, га­җәп­лә­неп әби­се­нә сүз кат­ты. Хә­ли­мә кар­чык эш­нең ни­дә икә­нен бик тиз аң­лап ал­ды.

 – Кы­зым, ип­ләб­рәк ка­ра әле! Кү­рә­сең­ме, ал­ма­ны кем җан­лан­дыр­ган. Ал­ма кер­пе ма­ла­е­ның өс­те­нә төш­кән. Оч­лы инә­лә­ре­нә ка­да­лып элә­геп кал­ган. Кер­пе дә кыш­ка әзер­лә­нә. Үзе­нең өе­нә ил­тә­дер ал­ма­ны.

Са­ми­рә сук­мак буй­лап тер­кел­дә­гән кер­пе ма­ла­ен кү­зә­тер­гә то­тын­ды. Чын­лап та кер­пе ал­ма­ны эләк­тер­гән көй­гә бак­ча кой­ма­сы­ның ас­тын­нан чы­гып, куе үлән ара­сы­на ке­реп югал­ды.

Күп­ме­дер ва­кыт үт­кәч кер­пе янә­дән бак­ча­да пәй­да бул­ды. Са­ми­рә аның бе­лән дус­ла­шыр­га уй­лап: «Сә­лам, кер­пе­кәй! Әй­дә, дус бу­лыйк! Мин Са­ми­рә бу­лам. Си­нең исе­мең ни­чек?!» – дип дәш­те.

Кер­пе ма­лае да нә­ни кыз­чык­ның үзе­нә дус­та­нә мө­нә­сә­бәт­тә икә­нен кү­реп, ал­ма­гач­ка та­ба илт­кән сук­мак ур­та­сын­да тук­тап кал­ды. Фыр­кыл­дап кыз­га сә­лам бир­де.

 – Мин Чән­че­бәк бу­лам. Кыш­ка әзер­лә­нәм. Әнә те­ге ал­ма­гач­ның ал­ма­ла­ры бик тәм­ле. Та­гын бер­ни­чә­не өй­гә алып кай­тыр­га ки­рәк.

 – Әйе шул! Ул ал­ма­гач­ның ал­ма­сын мин дә бик яра­там. Ко­яш­та кы­за­рып пеш­кән­нәр, үз­лә­ре су­сыл! Әй­дә, Чән­че­бәк,  мин си­ңа бу­лы­шам!

Чән­че­бәк бик те­ләп Са­ми­рә­нең яр­дә­мен ка­бул ит­кән. Са­ми­рә уен­чык чи­лә­ге­нә биш-ал­ты ал­ма са­лып, кер­пе ма­лае ар­тын­нан ияр­гән. Чән­че­бәк, бе­рәр­ләп та­шу­га ка­ра­ган­да, оя­сы­на бер­ни­чә ал­ма­ның берь­ю­лы кай­туы күп­кә җи­ңел­рәк икә­нен аң­ла­ган. Дөнь­я­да үзең ге­нә тү­гел, дус­лар бе­лән яр­дәм­лә­шеп яшәү­нең дә ка­де­рен тө­шен­гән.

Чән­че­бәк дус­тын зур ку­ак ас­ты­на кип­кән яф­рак­лар, үлән­нәр тү­шәп ясал­ган оя­сы бе­лән та­ныш­тыр­ган. Са­ми­рә оя­да­гы азык­лар­ны: кип­те­рел­гән гөм­бә­ләр­не, ал­ма­лар­ны кү­реп, дус­ты өчен бик сө­ен­гән. Ди­мәк, Чән­че­бәк кы­шын ач бул­ма­я­чак.

Са­ми­рә ин­де көз җит­кәч бак­ча бе­лән сау­бул­ла­шып, шә­һәр­гә кай­тып кит­сә дә, язын үзен са­гы­нып кө­тә­чәк дус­ла­ры бар­лы­гын бе­лә. Һәм аның кү­ңе­ле­нә, җәй ко­ча­гын­да дус­ла­ры бе­лән үт­кәр­гән көн­нәр, иң кү­ңел­ле ба­ла­чак миз­гел­лә­ре бу­лып уе­лып ка­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев