Көмеш кыңгырау

Зәңгәр капка әкияте

Украина язучысы, шагыйрь, прозаик, рәссам, композитор Валентина Черняева әкияте. Әл­фия Сит­дый­ко­ва  тәр­җе­мә­сендә.

Валентина Юрьевна Черняева – Украинада яши, төп Харьковлы. Шагыйрь, прозаик, рәссам, композитор.
«Золотое перо Руси» Халыкара конкурсның «Стихи для детей»  номинациясендә 2010 ел алтын дипломанты.
Балалар өчен язылган 4 китабы бар.

Кой­ма бе­лән ура­тып ал­ган ише­гал­дын­да эт оя­сы то­ра. Бу оя­да озын йон­лы һәм ка­ба­рын­кы ко­е­рык­лы зур Эт, ә кой­ма­да Кап­ка яшә­гән. Ул йөз өй­ле урам­да иң ма­ту­ры бул­ган. Кап­ка­ның так­та­ла­ры ти­гез һәм зәң­гәр – яз­гы күк тө­се­нә бу­ял­ган бул­ган. Ас­та­гы һәм өс­тә­ге буй­лы куп­шы сы­зык­лар, аңа җи­ңел­лек, нә­фис­лек һәм хәт­та бе­раз кө­яз­лек тә өс­тә­гән. Уңай тот­ка­сы дүрт шө­реп бе­лән нык итеп бо­рып ку­ел­ган. Шу­ның өс­те­нә Кап­ка­ны, аның ае­рым го­рур­лы­гы бул­ган, ял­ты­ра­вык ке­лә би­зә­гән.

Эт үзе­нең хез­мә­тен ты­ры­шып баш­кар­ган – ише­гал­ды­на кер­гән бар­лык чит ке­ше­ләр­не кү­реп өр­гән. Шу­ның өчен аңа ху­җа­лар­дан көн са­ен бер олы җа­ма­як сы­ек аш ти­гән. Кап­ка шу­лай ук үзе­нең ва­зи­фа­ла­рын на­мус бе­лән баш­кар­ган: ише­гал­дын­да йөр­гән та­вык­лар­ны урам­га чы­гар­ма­ган һәм бе­рәү дә өй­дә бул­ма­ган­да ке­лә­сен ябып куй­ган. Эт ма­са­ю­чан бул­ган. Ул үзен ише­гал­дын­да Кап­ка­дан да мө­һим­рәк зат­ка са­нап, те­лен чы­га­рып, аның ал­дын­да го­рур­ла­нып ар­лы-бир­ле йөр­гән. Ху­җа­лар­ның ба­ла­ла­ры дүр­та­як­лы дус­ла­ры бе­лән уй­нар­га ярат­кан­нар. Ма­лай бе­лән кыз чи­рат­ла­шып та­як­ны ерак­ка­рак ыр­гыт­кан­нар. Эт күн­дәм­лә­неп ки­ре алып кил­гән. Ба­ла-ча­га йөн­тәс­не ир­кә­ләп сый­па­ган­нар. Алар­ның ке­сә­лә­рен­дә аның өчен һәр­ва­кыт нин­ди дә бул­са тәм­ле әй­бер бул­ган. Ба­ла­лар­ның Кап­ка­га ка­ра­шы бө­тен­ләй баш­ка­ча бул­ган. Ир­тә бе­лән мәк­тәп­кә ки­теш­ли, алар көн са­ен аңа аяк­ла­ры бе­лән ки­те­реп тип­кән­нәр. Ул шу­ңа бик үп­кә­лә­гән. Лә­кин ул дөнь­я­да­гы иң иге­лек­ле Кап­ка бул­ган һәм җа­вап итеп бер­кай­чан шы­гыр­да­ма­ган да.

Ва­кыт уз­ган. Ба­ла­лар үсеп, ата йор­тын­нан чит­кә кит­кән­нәр, һәм Эт бе­лән уй­нар ке­ше дә кал­ма­ган. Хә­ер, ин­де йөн­тәс ка­ра­выл­чы да кар­тай­ган. Ул ише­гал­ды буй­лап әк­рен ге­нә йө­ри. Аңа та­вык­лар­ның элек­ке­чә их­ти­рам итү­лә­ре оша­ган: алар аның ал­дын­да йө­ге­реш­кән­нәр, юл бир­гән­нәр. Ә ан­на­ры Эт сә­гать­ләр бу­е­на үзе­нең оя­сын­да йок­ла­ган. Кап­ка да кар­тай­ган. Зәң­гәр буя­у­ла­ры уң­ган, уры­ны бе­лән куп­кан. Кү­гән­нә­ре туз­ган, шө­реп­лә­ре бу­ша­ган, һәм Кап­ка бе­раз кый­гай­ган. Ә ке­лә­се! Кап­ка­ның ярат­кан ке­лә­се­нең ял­ты­ра­вы­гы бет­кән, би­ге го­мер­лек­кә бер ха­ләт­тә ка­тып ка­лу­дан кур­кып, авыр­лык бе­лән хә­рә­кәт­лән­гән. Ху­җа­лар­ның ба­ла­ла­ры кай­ва­кыт­та әти-әни­лә­ре яны­на кайт­кан­нар. Эт шат­ла­нып алар­ның күз­лә­ре­нә ка­ра­ган һәм ко­е­ры­гын бол­га­ган. Лә­кин аның ты­ры­шу­ла­ры юк­ка бул­ган. Һәр­ва­кыт ка­я­дыр ашы­гу­чы ба­ла­лар аңа игъ­ти­бар да ит­мә­гән­нәр. Кап­ка­га элек­ке­чә үк эләк­кән. Урам­га чык­кан чак­та, егет бе­лән кыз га­дәт бу­ен­ча, ба­ла­чак­та­гы сы­ман аны аяк­ла­ры бе­лән эт­кән­нәр. Ис­ке Кап­ка җи­ме­ре­лү­дән бик нык ку­рык­кан һәм алар ар­тын­нан кү­гән­нә­ре авыр су­лап кал­ган.

Бер­ва­кыт ху­җа­лар бер көн­гә ба­ла­ла­ры яны­на ку­нак­ка кит­кән­нәр. Кич бе­лән көз­ге яң­гыр ява баш­ла­ган. Эт, ба­шын тә­пи­лә­ре өс­те­нә ку­еп, үзе­нең ко­ры оя­сын­да, шы­быр­дап күл­дә­век­кә яу­ган яң­гыр там­чы­ла­ры­ның моң­су кө­ен тың­лап, йо­кым­сы­рап ят­кан. Кап­ка­га яң­гыр ас­тын­да юеш­лә­нер­гә кү­не­гер­гә ки­рәк тү­гел. Лә­кин, кем әйт­кән­дәй, кү­рә­се­нә кар­шы, кап­ка бө­тен­ләй нык сал­кын ти­дер­гән. Ул ың­гы­ра­шыр­га һәм йөт­ке­рер­гә то­тын­ган. Ки­нәт куп­кан җил аны тарт­ка­лап, авырт­ты­рып ба­га­на­га ки­те­реп бәр­гән. Мес­кен­кәй кыз­га­ныч итеп ың­гы­раш­кан. Ә аяу­сыз җил аны әле бер як­ка, әле икен­че як­ка бәр­гә­лә­вен дә­вам ит­кән, һәм Кап­ка эч­по­шыр­гыч итеп шы­гыр­да­ган. Эт бо­ры­нын оя­дан чы­гар­ган һәм өрер­гә то­тын­ган.

 – Нин­ди зы­ян­лы кар­чык син! Та­вы­шың да кү­ңел бол­ган­дыр­гыч! Тук­та! – дип бо­ер­ган ул, – ми­ңа йок­лар­га ко­мау­ча­ла­ма!

Кап­ка­га үзе­нең кар­лык­кан та­вы­шы өчен оят бу­лып кит­кән. Ул үзе­нең бик­лә­ве­че бе­лән ба­га­на­га то­тын­ган һәм тук­тап кал­ган. Шы­гыр­да­ган та­выш та ба­сыл­ган. Эт, ты­ныч­ла­нып, йок­лар­га ят­кан.

Ки­нәт ка­раң­гы­лык­тан та­ныш тү­гел ике ке­ше якын­лаш­кан. Алар сак­лык бе­лән кап­ка­ны ач­кан­нар. Кап­ка га­җәп­лән­гән. Аның бе­лән ин­де күп­тән­нән бе­рәү дә бо­лай ягым­лы һәм сак кы­лан­ма­ган. Ике ке­ше, Эт­не уят­мас өчен ак­рын гы­на бол­дыр­га якын­лаш­кан­нар, ишек­не ач­кан­нар һәм өй­гә кер­гән­нәр.

 – Бо­лар бит чит ке­ше­ләр! – ди­гән акы­лы­на ки­леп Кап­ка.

 – Тиз­рәк Эт­не уя­тыр­га ки­рәк!

Кап­ка җил уңа­е­на сел­ке­нә баш­ла­ган. «У­ян! Уян!» – дип шы­гыр­да­ган ул, лә­кин яң­гыр та­вы­шы аның та­вы­шын ба­сып кит­кән. Ка­рак­лар ху­җа­лар­ның өй ки­рәк-ярак­ла­рын сум­ка­га ту­тыр­ган­нар һәм бол­дыр­га чык­кан­нар. Хә­ле бет­кән Кап­ка ин­де ко­е­рык­лы сак­чы­ны уя­ту­га бө­тен өме­тен югал­тып бе­те­рә яз­ган. Ул та­гын бер мәр­тә­бә киң итеп ачыл­ган һәм бө­тен кө­че­нә бик­лә­ве­че бе­лән ба­га­на­га ки­леп бә­рел­гән. Эт уя­нып кит­кән. Ин­де эч­по­шыр­гыч кар­чык­ка өрер­гә җы­ен­ган­да, ул ки­нәт өй янын­да ят ке­ше­ләр­не кү­реп ал­ган. Йо­кы­сын тә­пие бе­лән сы­пы­рып ал­ган­дай бул­ган. Ул бер­ни­чә си­ке­рү­дә бол­дыр яны­на ки­леп җит­кән һәм кыч­кы­рып өрер­гә то­тын­ган. Ка­рак­лар бас­кыч­тан тө­шәр­гә җы­ен­ган­нар, әм­ма Эт шун­дый итеп ыр­лар­га то­тын­ган, алар ки­ре ишек­кә та­ба чи­ге­неп, урын­на­рын­да ка­тып кал­ган­нар. Шул ки­леш ир­тән­гә ка­дәр ба­сып тор­ган­нар.

Ху­җа­лар өй­лә­ре­нә әй­лә­неп кайт­кан­нар, ча­кы­рыл­ма­ган ку­нак­лар­ны бау бе­лән бәй­лә­гән­нәр. Ә Эт ми­ли­ция кил­гән­че һәм явыз­лар­ны үз бү­лек­лә­ре­нә алып кит­кән­че, уры­нын­нан куз­гал­ма­ган. Ху­җа­лар үз бай­лык­ла­ры үз­лә­ре­нә кал­ган­га бик шат­лан­ган­нар. Эт юмарт бү­ләк­лән­гән! Аны сө­як һәм кол­ба­са бе­лән сый­ла­ган­нар. Ху­җа, чү­гә­ләп уты­рып, аның ко­лак ар­тын ка­шы­ган. Туг­ры сак­чы рә­хәт­лек­тән күз­лә­рен йо­мып тор­ган. Һәм ки­нәт Эт уры­нын­нан ку­бып Кап­ка­га таш­лан­ган. Ул аның то­нык-зәң­гәр так­та­сы­на ыш­кы­нып улар­га то­тын­ган. Ан­нан соң ху­җа­сы яны­на ки­леп, аны үз ар­тын­нан дәш­кән­дәй, чал­бар ба­ла­гын­нан тар­тып, янә­дән Кап­ка­га та­ба йө­гер­гән. Ху­җа­лар га­җәп­лә­неп бер-бер­се­нә ка­раш­кан­нар һәм аның ар­тын­нан кил­гән­нәр. Эт Кап­ка­ны яла­ган һәм куе йо­ны бе­лән дус­ты­на ыш­кын­ган. Кап­ка уры­нын­да сел­кен­гән һәм җир­гә ау­ган. Ху­җа өй­гә ке­реп, ко­рал­ла­рын алып чык­кан. Тәҗ­ри­бә­ле ос­та ке­бек ул җи­тез хә­рә­кәт­ләр бе­лән яңа кү­гән­нәр һәм тот­ка куй­ган. Ху­җа­би­кә кап­ка­ны күк тө­сен­дә­ге ачык-зәң­гәр буяу бе­лән бу­яп куй­ган, ә кы­рый­ла­ры­на тип-ти­гез итеп ак буяу бе­лән сы­зык­лар сыз­ган. Кап­ка­ның бик­лә­ве­че ге­нә ис­ке, кү­гәр­гән ки­леш кал­ган. Эт ачу бел­де­реп өрә баш­ла­ган. Ху­җа аны аң­лап ал­ган. Яңа бик­лә­веч алып кил­гән. Аны­сы элек­ке­се­нә ка­ра­ган­да да ях­шы! Эчен­дә пру­жи­на­сы да бар, эшер­мә­се дә ав­то­мат рә­веш­тә бик­лә­нә. Мон­дый бү­ләк Кап­ка­ның тө­ше­нә дә кер­мә­гән иде. О! Ме­нә нин­ди бә­хет­кә ия бул­ды ул!

Бе­раз ва­кыт үт­кәч, әти-әни­лә­ре яны­на ба­ла­ла­ры ку­нак­ка кайт­кан­нар. Алар ише­гал­ды­на ки­леп кер­гән­нәр, һәм егет Кап­ка­ны ябар­га те­ләп, үк­чә­се бе­лән аңа ки­те­реп тип­кән. Кап­ка аһ ди­яр­гә дә өл­гер­мә­гән, Эт оя­сын­нан си­ке­реп чык­кан да, аны рән­җе­тү­че­гә өрер­гә то­тын­ган. Шул­чак яшь егет сум­ка­сын юл­га куй­ган һәм ип­ләп ке­нә Кап­ка­ны яп­кан. Эт ка­нә­гать кал­ган. Ме­нә шу­лай! Һәм ул, ко­е­ры­гын бол­гап, бол­дыр яны­на бе­рен­че бу­лып ки­леп бас­кан.

Эт ал­га та­ба да үзе­нең зәң­гәр төс­тә­ге дус­тын кай­гыр­ту­дан тук­та­ма­ган. Ул Кап­ка­га кун­ган ху­ли­ган-чып­чык­лар­ны ку­ган. Кош­лар­ның аны тыр­нак­ла­ры бе­лән тыр­ма­­вын те­лә­мә­гән. Ә ме­нә кү­бә­ләк­ләр­гә бер дәгъ­ва­сы да юк. Рә­хим итеп, утыр­сын­нар. Кү­бә­ләк­ләр шун­дый чу­ар­лар! Алар кун­гач, Кап­ка та­гын да ма­тур­ла­нып ки­тә.

Шун­нан соң Эт үзе­нең оя­сын­да көн­дез дә ты­ныч­лап йо­кым­сы­рый баш­ла­ган. Ул бе­лә: кап­ка бер­кай­чан да аны уңай­сыз хәл­дә кал­дыр­ма­я­чак, әгәр дә ише­гал­ды­на кем дә бул­са кер­сә, ав­то­мат бик­лә­нә тор­ган эшер­мә­се бик­лә­нә­чәк.


Әл­фия Сит­дый­ко­ва  тәр­җе­мә­се.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: