Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Алабуга шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә иҗади кичә үтте

Әлеге кичә танылган язучы Факил Сафин иҗатына багышланган иде.

Алабуга шәһәрендә быелгы уку елы алдыннан ачылган «Адымнар» полилингваль мәктәбендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, “Мәйдан” журналының баш редактор урынбасары Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Анда аның иҗатташ дуслары: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-педагог Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Әлфия Ситдыйкова, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар катнаштылар.

Мәктәп укучылары әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Җыр-моң белән үрелеп барган кичәдә тел һәм милләт язмышы хакында җитди сөйләшүләр дә булды. Язучыларның чыгышын тыңлаганнан соң, укучылар да, укытучылар да әдипләрнең ышанычын аклаячакларына, тел һәм милләт сагында торачакларына ышандырып, киләчәктә дә очрашуларга сүз куешып сабуллаштылар.

Әлфия Ситдыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алабуга адымнар полилингваль