Көмеш кыңгырау

Әбиле өй

Әлфия Ситдыйкованың балалар өчен шигырьләре.

Әбиле өй

Әби булган өйдә яши

ИГЕЛЕК белән ӘДӘП.

Әбиләрдән күчә безгә

Иң изге гореф-гадәт.

 

Безнең өйдә иртән иртүк

Май чыжылдый табада.

Туган телдә сөйләшәбез,

Яшәсәк тә калада.

 

Әби әйтә: «Бар да сөя,

Иманлы һәм тыйнакны.

Елмаеп каршы алыгыз

Өйгә килгән кунакны!»

 

Рәхмәт сиңа, әбиебез,

Биргән киңәшең өчен.

Гомерле бул, йөз яшьтә дә

Бетмәсен яшәү көчең.

 

Син булганда, яран гөлләр

Төренә шау чәчәккә.

Синнән күчкән иман нурын

Илтербез киләчәккә.

 

Чишелде сер

Язын бакчага килүгә,

Казырга кирәк җирне.

Әти әйтә: «Уңыш булмый

Яз-җәй түкмәсәң тирне».

 

Аңлый алмыйм, ничек итеп

Тир түгелгәнен җиргә.

«Аңларсың, кызым, көн озын

Эшләсәк, диләр, бергә».

 

Түтәл-түтәл суган, кишер,

Чүп утый бармакларым.

Тәмен татыр вакыт җиткәч,

Онтылды арганнарым.

 

Кыяр, борыч, ташкабаклар

Өлгерде сулар сипкәч.

Карлыган, кура җиләген

Җыйдым кызарып пешкәч.

 

Бер минут вакыт калмады

Җил куып йөрер өчен.

Бергә эшләп, ял итүләр

Арттырды беләк көчен.

 

Эшли-эшли чыныктым мин,

Чишелде инде сер дә.

Уңыш чынлап та мул була,

Тиреңне түксәң җиргә.

 

Төймә саныйм

Ямь-яшел куакны бизәп,

Кызыл төймә тезелгән.

Чияләр текәлә күзгә:

«Өзеләм, – ди, – өзеләм...»

 

Сусыл, йомшак, гел бал гына,

Телне йотарлык менә!

Туктап булмый, берәү, икәү...

Йотыла тора ... төймә.

 

Төймә саныйм, төймә саныйм,

Югалттым инде санын.

...Яз җитүгә, бакчабызга

Чия утыртыйк тагын!

 

Үстем инде

Әни диеп, мең мәртәбә

Кабатлап була көн дә.

Әни елмайган чагында,

Шатланам, көләм мин дә.

 

«Биш»ле алсам һәрбер фәннән,

Тыңласам зурлар сүзен,

Шат елмаю балкытачак

Әнинең нурлы йөзен.

 

Укуда иң алдынгы мин:

Әллә ничә тел беләм.

Сумка тулы «биш»ле белән

Өемә кайтып киләм!

 

Мунча

Бакчабызда мунчаның

Түбәсе ап-ак калай.

Таштан салган мунчаның

Түбәсен япты бабай.

 

Әти ясады ләүкә,

Абый чыгарды мичен.

Әби белән икәүләп

Без мунча кердек кичен.

 

Каен себерке белән

И чапты-чапты әби.

Мунчадан өйгә чыкканда

Булганмын гуя бәби.

 

«Мәтрүшкәле чәй эчеп ал,

Ятып йокларсың аннан. –

Әби әйтә, – мунча тәнгә

Сихәт бирә ул балам».

 

Хуш исле

себеркеләр

Мунча булгач, чабынырга

Себеркесе дә кирәк.

Каен, имән ботакларын

Урманнан җыйдык ипләп.

 

Мәтрүшкә, бөтнекне дә

Кушып бәйләде әни.

«Тоярсыз мунча кергәндә

Кышын, ди, җәйнең тәмен».

 

Хуш исле себеркеләрне

Элеп куйдык чормага.

Кышын җәй исен кайтарыр

Алар безгә мунчада.

 

 

Диләрә һәм Камилә

Диләрәнең песие бар,

Камиләдә – попугай.

Өебезгә ямь өстиләр –

Берсе кояш, берсе ай!

 

Диләрә песидән башка

Яши алмый бер көн дә.

Тәмле ашлар белән сыйлый –

Мыраубикәне көндә.

 

Рәхмәт әйтеп сырпалана,

Кызның кулларын ялый.

Хәйләкәр песи юмалый,

Дустына шулай ярый.

 

Камиләнең попугае

Көязнең дә көязе.

Көзгесеннән күз дә алмый,

Кызлар кебек төзәнде.

 

Камиләнең җим салганын

Тора ул көтеп кенә.

Читлегеннән очып чыгып,

Кызның иңенә куна.

 

Аннан туп белән уйный ул

Томшыгы белән этеп.

Камилә күрә кошчыкны

Оста хоккейчы итеп.

 

Чырык-чырык көлә кызый

Кошчык кочкач иңеннән.

Тормыш матур, кадереңне

Белүче дуслар белән.

 

Чын дус

Көн дә сәяхәт кыламын

Биек таулар иленә.

Йә диңгез колачлап йөзәм,

Йә сокланам бер гөлгә.

 

Океанны иңләп-буйлап

Бара хыял-корабым.

Пингвиннар белән үттем,

Ике полюс арасын.

 

Космик корабка утырып,

Бар галәмне иңләдем.

Марста чынга ашырдым

Өндә күргән төшләрем.

 

Марсианнар белән бергә

Утырып чәйләр эчтек.

Йолдыз нурына тотынып,

Аннан соң Айга күчтек.

 

Җиде җир астына төштем,

Асыл ташларны күзләп.

Кердем тауның эчләренә,

Маҗара, тылсым эзләп.

 

Аннан кайттым туган илгә,

Дию пәриен җиңеп.

Тундрада да күп йөрдем,

Җитез боланны җигеп.

 

Тайганы да, ком чүлен дә,

Чит илләрне дә күрдем.

Өйдә утырган көенчә,

Күпме яңалык белдем.

 

Китап – кешенең  чын дусты,

Ача дөньяның серен.

Яшәргә юл күрсәтә ул –

Китаптан алган белем.

 

Күл буенда

Бер минут та бабай мине

Җибәрми үз яныннан.

Җәен көймәдә йөрибез,

Кыш төшмибез чаңгыдан.

 

Бабам мине алып бара

Күл буена балыкка.

Кызыл канат һәм дәүбашлар

И чупылдый савытта.

 

Бабай өйрәтте миңа да

Кармак салуның серен.

Бабай белән атна саен

Балык тотарга йөрим.

 

Чү, кармакны тарта, тарта,

Капты зур күл балыгы.

Бабай әйтә: «Һәркемгә дә

Җитә күлнең байлыгы!»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: