Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Якташ әдипнең исемен мәңгеләштерү

Азнакай районы Туйкә авылында М. Хәсәнов, Р. Төхфәтуллин, Һ Такташ премияләре лауреаты, дистәдән артык китап авторы, Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины, Татарстан республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шагыйрь Илдус Гыйлаҗевны искә алдылар. Шагыйрьне искә алырга килгән мәртәбәле кунаклар аның каберен зиярат кылып, чәчәкләр салдылар. Ул яшәп, шунда мәңгелек йортын тапкан Туйкә авылында аның якты истәлегенә элмә такта куелды.

Азнакай районы Туйкә авылында М. Хәсәнов, Р. Төхфәтуллин, Һ Такташ премияләре лауреаты, дистәдән артык китап авторы, Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины, Татарстан республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шагыйрь Илдус Гыйлаҗевны искә алдылар. Шагыйрьне искә алырга килгән мәртәбәле кунаклар аның каберен зиярат кылып, чәчәкләр салдылар. Ул яшәп, шунда мәңгелек йортын тапкан Туйкә авылында аның якты истәлегенә элмә такта куелды. Соңыннан Туйкә авылы мәдәният йортында һәм район мәдәният йортында дәвам иткән истәлекле вакыйгада И.Гыйлаҗевның райондашлары, ветераннар, чакырылган кунаклар, әдипнең якыннары, Казаннан, Әлмәттән, Мөслимнән, Чаллыдан килгән күренекле язучылар, шагыйрьләр катнашты.

Туйкәлеләр Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данил Салиховның; әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан федераль университеты профессоры, язучы Фоат Галимуллинның төпле чыгышларын тыңлап, авылдаш әдипнең рухын зурлап килгән башка мәртәбәле язучы-шагыйрьләрнең якташларына булган ихтирам билгесе итеп кабул иткәннәрдер, мөгаен.

Чара кысаларында шәһәрнең 7 нче санлы мәктәбендә язучылар белән очрашу үтте. Укытучылар коллективы ансамбле чыгышы белән башланып киткән әдәби очрашуга укучылар, укытучылар җыелган иде. Илдус Гыйлаҗев иҗатына багышланган «Илдус Гыйлаҗев шигъриятенең өч таҗы» дип исемләнгән кичәдә Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, күренекле әдип Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова кунак булдылар.

Мәктәп укучылары, якташ шагыйрьнең туган якка, мәхәббәткә дан җырлый, гаилә кыйммәтләрен ассызыклый, әниләрне зурлый, милләт язмышын яктырта торган шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.

Шагыйьнең кызы Резеда Гыйлаҗева башкаруында «Сандугач» җыры да күңелләргә үтеп керде.

Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рәшитович Гыйлаҗев та шагыйрьнең эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде. Килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. Җитәкчеләрнең әдәби очрашуларга килеп, башыннан ахырына кадәр булып, киләккәтәге планнары белән уртаклашулары, туган ягы Азнакай өчен бихисап хезмәт куйган шагыйрьнең иҗатын өйрәнүнең дәвамлы булачагына ышаныч уята.

Факил Сафин тамаша залына җыелган укучыларны «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» журналы эшчәнлеге һәм Чаллыдагы иҗади тормыш белән таныштырып үтте. Илдус Гыйлаҗев белән һәрвакыт элемтәдә булган әдипнең ил һәм милләт язмышына кагылышлы фикерләре дә, балалар күңелендә тамыр җәйгәндер диясе килә. Укучылар күренекле шагыйрь Факил Сафинның шигырьләрен үз авызыннан тыңлау бәхетенә ирештеләр.Әдип укучыларга алып килгән газета-журналларны бүләк итеп таратты. Озак еллар «Көмеш кыңгырау»ны җитәкләгән олпат әдипнең: «Иҗатка тартылган балаларның каләменнән өзелеп төшкән язмаларны редакциядә көтеп калабыз» – дигән сүзләре, ике арадагы элемтәләрнең дәвамлы буласына ишарә булып яңгырады.

Әлфия Ситдыйкова балаларны шигъри телдә сәламләде. Аларның милләт язмышын кайгыртучы балалар булып үсәсенә ышаныч белдереп: «Ышаныч» дигән шигырен сөйләп, алкышларга лаек булды.

Саф татар телендә сөйләшүче балаларның милләтебезне, телебезне зурлаучылар булып үсеп килгәненә сөенеп, яңадан очрашканга кадәр саубуллашыр алдыннан, истәлек фотога төшү дә Илдус Гыйлаҗевны искә алган көннең бер тарихи мизгеле булып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев