Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Язгы уяну

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучылары иҗаты.

Язгы уяну

Җир өстенә яуган ап-ак карлар,

Ямьле язлар җиткәч, эрерләр.

Гөрләвекләр булып, җырлый-җырлый,

Еракларга агып китәрләр.

 

Яз кояшы җылы нурын сибеп,

Җир-Ананы кабат иркәләр.

Агачлар да челтәр шәлен салыр,

Шау чәчәккә күмелер иртәләр.

 

Җылы яктан тезелеп, кошлар кайтыр,

Туган ояларын сагынып.

Өй түрендә шомырт чәчәк атар,

Тирә-юньгә хуш ис таратып.

 

Һәр ел саен килә безгә язлар,

Кабатланмый аның үткәне.

Көн дә бер үк төсле җемелдәми,

Йолдызлар да төнге күктәге.

 

Галимҗанова Әдилә, 3 сыйныф.

Җәлил безне берләштерде


Дәү әнием

Дәү әнием олайган,

Чәчләре дә чаларган.

Мин чәчләрен карыймын,

Тарак белән тарыймын.

 

Ак чәчләре күп булганга

Нурлар да бөркеләдер ул.

Аның янында мин бар бит,

Шуңа шат көләдер ул.

 

Дәү әнине бик яратам,

Исән генә булсын ул.

Өебезнең нуры булып,

Гел елмаеп торсын ул.

Гатауллина Л. 3 сыйныф.

Тукта, мизгел!


Кышкы яңгыр

Күңел инде күптән кышны көтә,

Урам тулыр иде кар белән.

Табигатьтә ләкин, әйтерсең, яз –

Бер ята, бер эри ак келәм.

 

Балаларның килә тау шуасы,

Җепшек кардан әвәлисе кар бабайны.

Шадра күктән яуган йомшак карда

Йолдыз ясый-ясый тәгәрисе.

 

Табигатькә ләкин нидер булган,

Я кар ява күктән, я яңгыр.

Агачларда яз җитте дип белеп,

Бөреләр дә йокыдан уянды.

 

Без көтәбез энҗе кар яуганны,

Агачларның ак шәл япканын.

Һәр фасылның үз вакытын,

Үз урынын җирдә тапканын.

 

3 нче сыйныф укучылары.

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев