Көмеш кыңгырау

Тукта, мизгел!

Сөмбел ханымның сүзләрен җөпләп, Равил ага:”Сездә гаҗәеп рәхәт, күңелгә җылы”,- дип өстәде.

Көз аеның соңгы көнен ямьләндереп, Яр Чаллы шәһәренең  М.Вахитов исемендәге икенче гимназиясенә Татарстан Республикасының Халык язучысы, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, күп еллар дәвамында “Казан утлары” журналы мөхәррире вазифаларын башкарган, Татарстан Республика Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Равил ага Фәйзуллин белән “Мәгариф” журналының баш редактор-директоры Таишева Сөмбел Нурисламовна килде. Кунакларны җылы итеп каршы алганнан соң,  гимназиянең мәҗлесләр залында укучылар белән очрашу кичәсе башланды. Кичәне ачып җибәргән гимназия директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кыз: ”Равил ага, Сөмбел ханым кебек татар матбугаты, әдәбияты сагында торган  шәхесләр белән очрашу, укучылар, сезнең өчен туган тел, әдәбият, тәрбия дәресләре булып тора, шуның өчен бу очрашудан  һәркем үзе өчен файдалы белем һәм мәгълүмат алырга тиеш!”-диде.

 Талгын музыка астында Равил Фәйзуллин шигырьләреннән төзелгән шигъри композициянең беренче юллары яңгырады:

Шагыйрьләр алар картаймый,

Шагыйрьләр - ара гына...

Бу шигырь юлларына үзеннән-үзе ялганган кебек, “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, “Мин бүген сөйләшмим әле”,”Дөньяны каргарга ашыкма”, “Иренмә син, туган!”, Минем телем”, “Бик аздан да олы шатлык таба алырга” шигырьләре ялганды, гүя күпмедер мизгелгә фәлсәфи-нәфис шигърият  капкасы ачылды һәм яшәеш, рухи кичерешләрдән торган  шигъри хиссият чәчәкләре залга сибелде... Сәхнәдән чыгыш ясаган укучыларның сәнгатьле сөйләме авторның да күңеленә хуш килде. 6-7 нче сыйныф укучылары Ишалина Айсылу, Нурисламова Алия, Солтанова Алинә 11 нче сыйныф кызлары: Гайнетдинова Илүзә, Гыйльманова Алсу, Вахитова Илүзә, Сабирова Чулпаннар белән шигърият дулкынында гаҗәеп гармонияле  гамьле шигъри синтез хасил иттеләр. Гизетдинов Даниярның:

 “ Тормыш дигән халыкара Сабантуйда

Батыр булып кала алырга кирәк безгә!”- дип, бәрхет тавыш белән укылган шигырь юллары алдагы әңгәмәнең юнәлешен билгеләде. Равил ага,  ипләп кенә, үзенең балачак елларына борылып карый-карый, җәмгыятьтә үз урыныңны табу, эшне планлаштырырга өйрәнү турында тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Укучыларның бер-бер артлы явып торган сорауларына гадилек аша искиткеч зыялык бөркелеп торган җавапларын кайтарды. Көтмәгәндә, кичәгә “Казан утлары” һәм “Мәгариф” журналлары «килеп керде». Нурисламова Алия белән Гизетдинов Даниярның әлеге персонажлар булып уйнавы бәйрәм-очрашуны тагын да ямьләндереп, җанландырып җибәрде, күңелендә канәгатьлелек хисе ташып торган Равил ага түзмәде, сикереп торып , шушы ике укучыга уен барышында ук үзенең китапларын бүләк итте.

Сөмбел Нурисламовна тыйнак кына үзе белән таныштырды, сорауларга җавап бирде, укучылар белән очрашудан туган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Сөмбел ханымның сүзләрен җөпләп, Равил ага:”Сездә гаҗәеп рәхәт, күңелгә җылы”,- дип өстәде.

Очрашу ахырында гимназия директоры кунакларга гимназия тарихы һәм укучылар иҗаты туплап басылган җыентыкларны бүләк итте. Очрашуны оештыручы укытучы буларак, мин дә рухи  канәгатьлелек хисе кичердем, затлы кунаклар белән очрашу укучылар күңелендә, гимназия тарихында  - гомерлек истәлек, ә кунаклар күңелендә матур мизгел булып калгандыр, дип уйлыйм.

Энҗе Нурисламова  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: