Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тузанны ерып алга-артка йөгерә идек...

Безнең балачак шундый иде.

Безнең редакциягә бик кызыклы хатлар килгән иде. Вәрәшбаш авылы укучылары әти-әниләреннән балачаклары турында сорашканнар икән. Шактый кызык булган икән бит «элеккеге» балачак! Ул хатлар белән шушында басып таныша аласыз ► «Әти-әниләрнең балачагы»

Без социаль челтәрләрдә «Шулай күңелле яшәргә безгә нәрсә комачаулый?» дигән сорау бирдек. Менә кызыклы җавапларның берсе.

Без кечкенә вакытта да, җәйнең бик кызу вакытлары була иде, ләкин мондый ук кызуны хәтерләмим. Яңгыр бик озак яумый тора иде, урам, басу юллары юл тузаны (дорожная пыль) белән каплана иде. Ул тузан хәзер юк нишләптер. Шул тузанны ерып без алга-артка йөгерә идек.

Шунысын да уйлыйм инде, кич кайткач: "Аягыңны юдыңмы, күлмәгеңне алыштырдыңмы?" - дигән кеше дә булмады. Шул килеш кереп ята идек тә, иртән тагын торып, чыгып чаба идек. Сыер көтүе каршыларга барасың, аннан әни кырлы стаканга сөт савып бирә иде. Я Ходаем, бигрәк рәхәт булган.
Ә хәзер, балаларыбызны үзебез бозабыз: урамга чыгармыйбыз, уен уйнасалар, пычранма дип, "өреп" торабыз, аякларын юмыйча, мунча кермичә, урынга яткырмыйбыз. Мәгънәсез дөньяда яшибез. Артык чисталыгыбыз, артык вакчыллыгыбыз комачаулый.

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим районы Вәрәшбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев