Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әти-әниләрнең балачагы

Вәрәшбаш авылы укучылары әти-әниләреннән балачаклары турында сорашканнар. Шактый кызык булган икән бит «элеккеге» балачак!

Әти-әниләрнең балачагы

Минем әти-әниемнең балачагы бик тә күңелле узган. Ул хакта сөйләгәндә аларның йөзләрендә горурлык һәм шатлык чаткылары чагыла. Әнием һәрвакытта да үзләренең кечкенә чакта агач башында өй төзүләре, курчак уйнаулары, су буена төшеп балчыктан торт, пироглар пешереп уйнаулары турында искә төшерә.

Әтием дә үзенең балачагын көлә-көлә искә ала, хәтта безне кызганып та куя.

“Сез бит, кызым, бигрәк уйный белмисез”, - дия. Бигрәк тә кыш көннәре кызык һәм күңелле узган: биек-биек таудан чана шуганнар, карны чокып окоп ясап, кар атышлы уйнаганнар.

“Патшалы” уены аларны көчле һәм батыр булырга өйрәткән. Җәй көне исә, агач мылтыклар, пистолетлар ясап, атышлы уйнаганнар.

Шулай да, уен уен белән узган, ләкин алар өйдәге эшләрдән дә читтә калмаганнар. Бик тырыш булып үскәннәр.

Галиева Адилә, 4 нче сыйныф.

 

Минем әтием белән әнием, үзләре әйткәнчә, “совет чоры” балалары. Ул чорда балалар күп вакытларын тышта, саф һавада уздырганнар. Ни өчен икән дигән сорау да туа. Чөнки без күп чак телевизор каршында һәм телефон тотып утырабыз.

Минем әтием Октябрь (Теләнче) авылыныкы. Алар кечкенә чакта авылларда балалар күп булган. Хәтта бер урам балалар икенче урам балалары белән аралашмаган да. Бик тынгысыз идек, без йөрмәгән чокыр, менмәгән агач калмагандыр авылда, дип сөйли ул. Ә әнием үзенең агач башында, авызлар бөрешеп беткәнче, шомырт ашаганнарын сагынып сөйли. Мин әти белән әнинең балачагыннан көнләшеп тә куям, хәтта.

Мөэминова Гөлинә, 4 нче сыйныф.

 

Минем әнием Эльвина һәм әтием Флүс. Минем әниемнең балачагы Казахстанда узган. Ул үзенең җәен рәхәтләнеп елгада су коенуларын, кышын тауда чана шууларын сагынып искә ала. Кар бабай ясауларын, курчаклы уйнауларын көлә-көлә сөйли. Минем әни кечкенә вакытта биеклектән бик курыккан, шуңа күрә дә агач башларына менмәгән.

Ә әтиемнең иң яратып уйнаганы тракторлы булган. Алар берничә урам малайлары җыелып, агачтан трактор ясаганнар да, ул трактор белән комда уйнаганнар. Бәлки шуның да тәэсире булгандыр, әтием хәзер шофер булып эшли.

Хафизов Данис, 4 нче сыйныф .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев