Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тозлы кәнфит

Азнакай шәһәре 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия язган хикәя.

Гүзәлнең туган көненә әтисе белән әнисе бер бик матур курчак бүләк иттеләр. Аның керфекләре озын, чәчләре сары бөдрәләнеп тора, ә күлмәге бик матур бөрмәле итәкле.

Менә ул курчагын кулына тотып ишек алдына, иптәш кызлары янына чыгып китте. Әй Гүзәлнең курчагына сокландылар! Сокланырлык та бит: ул күлмәгенең матурлыгы, ул туфлиләре кояш нурларында елкылдап тора.

- Тимәгез, ватасыз! Кагылмагыз, чәчләрен бозасыз! – дип, курчагын бер балага да бирмичә, кочаклап утырды Гүзәл. Ә балалар, бергәләшеп комнан сарай төзеделәр, анан чиратлап таганда атындылар, уйнадылар.

Гүзәлгә бик тә күңелсез булып китте, алай да сер бирмичә:

- Әле минем бик тәмле кәнфитем дә бар, ләкин мин аны сезгә бирмим! - дип кычкырып җибәрде һәм янәшәдә торган скәмиягә барып утырды.

Нишләптер Гүзәлгә игътибар итүче булмады. Чөнки балалар уен белән мавыгып аны хәтта ишетмәделәр дә.

Менә ул кесәсеннән бер кәнфитне алып, бик тәмләп ашый башлады. Ләкин кәнфит нишләптер баллы, тәмле түгел

...Ни өчен, кайсыгыз белә?

Кәнфит Гүзәлнең күз яшьләренә чыланганга тозлы иде...


Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Гүзәлия Галиева иҗаты: Саескан белән карлыгач нигә дус түгел? (әкият)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев