Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Саескан белән карлыгач нигә дус түгел?

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы балалар өчен чираттагы матур әкиятен язган.

Борын заманнарда саескан кызы Тиктормас белән карлыгач кызы Күпочар бик дус-тату яшәгәннәр. Алар бергәләшеп очып-очып уйнаганнар, сикергәләп яр буйларында бөҗәкләр белән сыйланганнар, күңел ачканнар.

Күпочарның әнисе бик оста тегүче булган. Ул саескан кызы Тиктормаска да үзенең кызыныкы кебек бик матур күлмәкләр тегеп кигертә торган булган. Алар икесе дә һәрвакыт бертөсле матур итеп киенеп йөргәннәр һәм башка кошлардан аерылып торганнар.

Тик нигәдер Тиктормасның бер нәрсәгә бик тә ачуы килә икән: Күпочарның күлмәкләре җилдә җилфердәп үзенә бик тә килешеп торган. Ә сәбәбе Тиктормасның аңардан гәүдәлерәк булганга икәнен ул аңлап җиткермәгән шул...

Менә бер көнне ул кайчы алган да Күпочар күрмәгәндә генә аның күлмәк итәген кисеп җибәргән. Ертык күлмәкле карлыгач кызын күргәч башка кошлар аңардан көлгәннәр. Иииии гарьләнгән Күпочар, елга читендәге яр буена төшеп рәхәтләнеп елаган...

Шушы хәлләрдән соң аның саескан кызы Тиктормас белән дуслыгы беткән, хәтта ул кышларын аның мыскыллы итеп елмайганын күрмәс өчен еракларга – җылы илләргә очып китә, ә язларын бик соңлап, көннәр тәмам җылынгач кына кайта торган булган. Ләкин ул үзенең яраткан күлмәген бервакытта да салмаган, һәрвакыт яңартып киеп йөргән.

Ә Тиктормас әле дә “Менә мин нинди матур, гүзәл! - дип гел мактанып, кычкырып йөри икән.

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Гүзәлия Галиеваның башка әкиятләре:

Ышанычлы дус

Хәй­лә­кәр тыч­кан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев