Хәйләкәр тычкан
Балаларга укыгыз.
Яшәгән, ди, булган, ди, бер песи малае. Бик матур кояшлы көнне ул урамга уйнарга чыгып киткән. Юлда аңа бер тычкан очраган. Ә песи малае тычканнар белән бер дә дус булмаган. Тычканны күрүгә, ачуы чыккан да куа да башлаган. И-и-и курыккан тычкан! Тиз генә йөгереп өенә кереп киткән. Өйдә аның батарея белән эшли торган уенчык тычканы булган икән. Уенчык тычканын әкрен генә ишек почмагына куйган ул. Ә ишек артында тычканны песи малае саклап тора икән.
– Әһә, менә эләктең инде, – дип песи малае уенчык тычканга ташланган. И-и-и куа икән тычканны песи, тота гына алмый, ди. Уенчык тычканның батареясе утырганчы песи малае аның артыннан йөгереп йөргән, тәмам хәлдән тайган. Ә бу вакытта аның ничек чапканын тычкан күзәтеп, рәхәтләнеп көлеп торган. Песи арып агач төбенә барып егылгач кына, әкрен генә атлап янына килгән һәм:
- Ардың дамыни? – дип көлгән ди. – Ә мин әле тагын рәхәтләнеп уйнарбыз дигән идем!
Гүзәлия Галиева, Азнакай шәһәре, 3нче «Айсылу» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев