Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

"С" һәм "К" хәрефләренә генә башланган сүзләрдән хикәячекләр

Алинә Ханипова язган хикәячекләрне укып карагыз әле, алар «с» һәм «к» хәрефләренә башланган сүзләрдән генә торалар. Алинә - Актаныш районы Пучы балалар иҗат үзәгенең «Сәнгатьле сүз» түгәрәге әгъзасы.

Сараның сыерлары

Сарайда Сараның сыерлары сигез. Сара сыерларына солы, салам сала. Соңыннан Сара сыерларын сыйпый-сыйпый сава. Сараның сыерлары саргылт. Сараның сигез сыеры да сөтле. Сара сыерның сөтен савытка сава. Сөтне саугач Сара сөтне сөзә. Сара сөтне Сабирага сигез сумга сата. Сара сөтләрен саткач, салага сарафан сайларга сызды. Сарафан сиксән сигез сумга сатыла. Сатучы сарафанны Сарага скидкага сиксән сумга сатты. Сара сигез сумлык скидкага сөенде. Сара сөенечен сыерларына сөйләде.

Китапханәдә

Китапханәгә китаплар килгән. Киштәгә күп кенә кызыклы китаплар куйганнар. Кадриягә китаплар кирәк. Камилгә китаплар кирәк. Кадрия, Камил китапханәгә килгәннәр. Камил киштәдәге китапларны карады. Китапханәче Камилгә кичә Казаннан кайткан китапларны күрсәтте. Кадрия киштәдә «Кошкайлар» китабын күрде. Кызыклы китапны Камилгә күрсәтте. Китапта күп кенә кошлар күрсәтелгән: кыр казлары, кәккүкләр, күгәрченнәр, күкеләр, каргалар, көртлекләр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев