Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Нинди генә геройлар юк мин укыган китапта...

«Дәвам итәбез” бәйгесенә Чаллы шәһәре 14нче гимназиясенең 7 нче “А” сыйныфы укучысы Калмыков Алмаздан килгән шигырь.

«Дәвам итәбез» бәйгесендә катнашырга теләсәгез, башламнар биредә. Бәйге 2021 елның декабрь ае уртасына кадәр дәвам итә.


Нинди генә геройлар юк

Мин укыган китапта.

Шүрәлеләр, Су анасы,

Җен-пәриләр бар анда.

Кәҗә белән Сарык икәү

Киткән иде урманга,

Бүре башын табып алар,

Салып алды капчыкка.

Капчыктагы бүре башы

Куркытты бүреләрне.

Бу хәлне хәтта ишетте

Урмандагы Шүрәле.

Бу икенең батырлыгын

Җен-пәриләр белделәр,

Тирә-юньгә яңылыкны

Шундук хәбәр иттеләр.

Чәчләрен тарап утырган

Су анасы куркудан,

Алтын тарагын онытып,

Суга чумды басмадан.

Сарык белән Кәҗәбезнең

Даны китте еракка.

Йөри торгач килеп чыкты

Бу ике дус Казанга.

Ә Казанга йомыш белән

Былтыр килгән, ат җигеп,

Исе китте таш калада,

Кәҗә, Сарыкны күреп.

“Әй, дусларым, адашыплар

Йөрмәгез,-ди,- шәһәрдә,

Әйдә кайтыйк авылга

Бергә гомер итәргә.”

Шуннан бирле Кырлайда

Бик дус яшиләр икән,

Су анасы һәм Шүрәле

Кунакка килә икәү.

Менә шундый геройлар бар

Мин укыган китапта.

Буталышып беттеләр тик

Шигырем юлларында.

Калмыков Алмаз, Чаллы шәһәре 14нче гимназиясенең 7 нче “А” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев