Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесендә катнашыгыз!

«Дәвам итәбез» - «Көмеш кыңгырау» газетасының традицион бәйгесе. Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп, язып бетерергә кирәк.

Ел азагында укучылар язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. «Иң шәп хикәя»«Иң шәп әкият»«Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына лаек булачак.

Башламнар:

1. «Сүз дә юк: ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә. Тик мин менә  «тимерне кызуында сугарга кирәк» дияргә җыенам...»

 

2. «Дустың булса, Булат кебек булсын ул! Нинди генә хәлдә калса да, югалып калмый ул...»

 

3. «Әфсен-төфсен, бу хәлләрне ишеткән – онытсын, күргән төш дип кенә белсен...»

 

4. «Сөяксез тел ни димәс...»

 

5. «Нинди генә геройлар юк

Мин укыган китапта...»

 

6. «Үз телемдә сөйләшүнең

Беләм ич мин тәмнәрен!»

 

7. «Исәнме» юк, «саумы» юк –

Шаккатам бу Гатага!».

Бәйгегә эшләрегезне komesh_k@list.ru почтасына җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев