Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Мәхәббәт хатлары

Мин сезгә әнием истәлекләрен языйм әле. Миңа бик кызык тоела алар.

Әнием – авыл кызы, гади авыл мәктәбендә укыган. Алар чорында смартфон, планшетлар булмаган, хәтта компьютер да сирәк кешедә булган. Кесә телефоннары да булмаган аларның. Ерактагы туганнар үзара почта аша хат алыша торган булган. Малайлар, кызлар да бер-берсенә хисләрен хат язып аңлата торган булганнар. Әниемә дә шулай өлкән сыйныфта укучы бер малай хат язган. Башкалар сизмәсен өчен, ул аны конфет кәгазенә төреп, берәр малай аша бирә торган булган. Яки тәнәфестә сумкасына тыгып китә икән. Кызык инде, әйеме. Сөйләшмәгәннәр, җитәкләшеп йөрмәгәннәр, хат кына алышканнар шулай.

Ә менә әниемнең партадашы Гөлназ апага хатларны куртка кесәсенә салып китә торган булган бер егет. Гөлназ апа белән әнием ул хатларны көн саен беренче тәнәфес саен алып укыганнар. Качып укыганнар инде. Ул хатлар бит гади генә булмаган, ә шигырь белән язылган. Хат саен берничә мәхәббәт шигыре булган анда. Бер тапкыр да күзгә-күз карашып сөйләшмәгән Гөлназ апа белән ул егет. Мәхәббәт шигырьләре генә багышлаган. Аннан инде мәктәпне бетереп, укырга да китеп барган. Беләсезме, бүгенге көндә язучы булып танылган ул абый, берничә китабы да бар икән. Менә бит ничек.

Мин бу хакта уйлыйм да, бераз моңсу булып китә. Миңа да шулай мәхәббәт шигырьләре язсыннар иде ул. Хәзер бит интернет, телефон аша гына яза егетләр. Бигрәк күңелсез инде болай, әйеме?

Эльвина, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев