Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш бабай  һәм бүләк

Исәнмесез, яңа дусларым! Мин- Хәбибуллина Зилә,  Кукмара районы   Аш-Буҗи  мәктәбенең 2 нче сыйныфында укыйм. Балалар өчен  чыгарылган китаплар, газета –журналлар укырга яратам, шигырьләр язам.Укырга өйрәнгәннән башлап татар телендә  “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларын алдырам. Ә быел әнием “Көмеш кыңгырау” газетасына да язылды. Мин сезнең газетаны бик ошаттым. Соңгы санда чыккан якташыбыз Раил абый Гатауллинның “Кыш бабайдан ни сорарга?” дигән шигырен укыгач, минем дә күңелдә яңа шигырь туды. Ак кәгазь битенә  шигыремне язып та куйдым һәм аңа рәсем дә ясадым. Аларны сезгә дә җибәрергә булдым.

Быел мин Кыш бабайдан

Сорадым кечкенә ат.

Саран түгел, табар әле -

Безнең бабай бик юмарт.

Алдан әзерләндем мин,

Яздым озын итеп хат.

Әни аны укыды да

Уйланып торды озак.

Шулай итеп беркөнне,

Гаҗәп кызык хәл булды.

Иртә белән уянып

Чыршы төбен карасам,

Мин сораган теге бүләк

Ята икән ләбаса.

Билгеле, мин сөендем,

Җырладым һәм биедем,

Ләкин никтер бер шикле уй

Һич тынгылык бирмәде.

Каян кергән Кыш бабай
Безнең өйнең эченә?

Ишек бикле, морҗа биек,

Форточкабыз кечкенә.

Әйдә, ярар, баш катырмыйк,

Каян кергәне нигә?

Кыш бабайның үзе белән

Бүләге генә кирәк.

  Хәбибуллина Зилә,  Кукмара районы, Аш-Буҗи башлангыч мәктәбе, 2 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев