Табиблар фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Ләкин аларны табиб белән киңәшми торып кабул итәргә ярамый. Организмга тимер җитмәгәндә, тырнаклар икеләнә; чәчләр коела, тире агара, корый, сузылучанлыгы бетә; авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына; эч кибә; ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана; кеше йончый; аппетит югала; йокы бозыла; хәтер начарая, фикер туплап булмый; балаларга тимер җитмәсә, алар үсми.