Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыр чәчәкләрен өзеп...

Кыр чәчәкләрен өзеп син, суздың минем кулларга...

Кыр чәчәкләрен өзеп син,
Суздың минем кулларга.
Кадерләп суга утырттым,
Назым биреп аларга.

Утыралар чәчәкләрем
Хуш исләрен таратып.
Һәр мизгел аларны күзлим,
Сокланып һәм яратып.

Ул чәчәкләрдә чагыла
Якты кояш нурлары.
Әкрен искән таң җилләре,
Чишмәләрнең моңнары.

Төрле кыр чәчәкләрендә
Купме сихри гүзәллек.
Әллә сөю көч бирәме
Җирне ямьгә күмәрлек.

Сөю таҗындагы назлар
Калды минем йөрәктә.
Кыр чәчәкләрен һәр ел да
Бир син миңа бүләккә.

Гөлбаниз Сәгыйдуллина, Теләче районы, Олы Нырсы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев