Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

 Күңелем  - уенда

Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиянең 2 “А” сыйныфы укучысы Фәрхәт Гатин шигырен укыгыз әле, дуслар! Һәм... нәтиҗә ясагыз. Ял итәргә урамга Чыккан идем беразга. Табигатьне күзләдем, Ә дусларны күрмәдем.

Ял итәргә урамга

Чыккан идем беразга.

Табигатьне күзләдем,

Ә дусларны күрмәдем.

 

Кереп киттем мин өйгә,

Белмим нәрсә эшләргә?

Уйнаргамы, кем белән?

Танышлар юк мин белгән.

 

Кызык булсынга көн дә,

Уенчыклар бар миндә.

Уйнадым да, уйнадым,

Ә урамга чыкмадым.

 

Кич җиткәнен сизмәдем,

Төн килгәнен күрмәдем.

Уен булды уемда,

Онытылган йокым да.

Гатин Фәрхәт, Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиянең 2 “А” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев