Антибиотик таблеткалардан сарымсакның бәхәссез өстенлеге шунда — ул фәкать зарарлы бактерияләрне генә үтерә, ә аптека препаратлары зарарлы һәм файдалы микроорганизмнарны да — барысын да бергә “себереп ташлый”, шулай итеп, эчәклектәге микрофлораны бозып, организмда дисбактериоз китереп чыгара.
Көн саен сарымсак ашап, сез организмыгызны хеликобактер пилори, сальмонелла, стрептокок һәм стафилококтан, шулай ук туберкулез, дизентерия, кандидоз һәм герпес кебек авыруларны китереп чыгаручы бактерияләрдән саклап калачаксыз.