Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ятим чыршы кызы

 Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә булган бу хәл. Ерак та түгел, якын да түгел бер авылда яшәгән икән Таңсылу исемле кыз.

Авылның бер ягында таулар булса, икенче ягында куе  урман бар икән.

Таңсылу шул урман  буенда  чаңгыда  йөрергә  йөрергә  яраткан Аның моңлы итеп җырлый-җырлый  узганын   бөтен  агачлар да көтеп торганнар, кушылып җырлаганнар, шаярып көлгәннәр, кул болгап  озатып калганнар, ди. Таңсылу агачлар телен бик әйбәт белгән. Агачлар телен аңламаган кешеләргә, әлбәттә, агачлар шыбырдаша,  шаулый  кебек  кенә тоелган.  

 Ә бер  читтә  кечкенә  генә  чыршы   кызы  берсенә дә  кушылмаган. Ул бик  боек, бөтенләй   сөйләшми  икән. Таңсылу  тәмам  аптыраган, шулай да чыршыны  ташламаган. Байтак  көннәр  үткәч, чыршы  кызы да Таңсылуга  ияләшкән, бераз  сөйләшә  башлаган.  Аның янында  гына  үсеп  утырган  апасын   Яңа ел бәйрәменә кисеп алып  киткәннәр, шул көннән ятим булып боегып калган икән ул.

Таңсылу  чыршы  янына бик еш килгән, үзенең  дусларын да алып килгән. Чыршы кызын күргән  дуслар   аның  урман сылуы  булуына сокланганнар.  Яңа ел бәйрәменнән соң саргаеп калган апасын  күз алдына китереп,  күңелсезләнеп  калганнар. Шул көннән алар Чыршы кызын сакларга  сүз биргәннәр.  Бүген дә  әлеге сылукай матур чыршы булып үсеп утыра икән.

Габидуллин  Рамазан, Әлмәт шәһәре  Риза Фәхреддин исемендәге  1нче номерлы  гимназиянең  6 “В” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев