Көмеш кыңгырау

Күбәләк ничек күбәләк булган?

Галимҗан Гыйльманов әкияте.

Бик борынгы заманнарда бер бик начар малай яшәгән, ди. Ул шундый тәртипсез, шундый усал булган, яшь агач ботакларын сындырып китү яисә кош ояларын туздыру аңа берни тормаган.
Шулай беркөнне «Тагын нинди начарлык эшлим икән?» дип йөргән малай яланда үсеп утырган чәчәкләрне күреп ала. Берсеннән-берсе матур булып, бар дөньяга хуш ис сирпеп утыручы бу кыр гөлләрен малайның бик тә рәнҗетәсе килә башлый.
Менә нәрсә уйлап таба малай. Иң элек чәчәкләрне өзеп ала һәм аларның таҗларын яланга уңлы-суллы сибеп чыга. Аннары җирдә имгәнеп яткан чәчәкләрнең берсеннән икенчесенә, аннары өченчесенә, дүртенчесенә сикереп йөри башлый. Чәчәк таҗлары малай аягы астында изелеп-сытылып бетәләр, күз яшьләре түгеп елыйлар, сыкрыйлар... Ә малайга аның саен кызык...
Әмма чәчәкләрдә дә җан бар. «Чәчәкләр-гөлләр фәрештә-мәләк булган җирдә генә үсә», — дип, юкка әйтмәгәннәр бит. Бу кимсенүгә түзеп тора алмыйча, бар ярсуларын, яшәүгә омтылышларын канат итеп, чәчәкләр тәрбиясез малай аяк астында тапталудан ничек тә котылмакчы булалар. Менә бервакыт ялан өстен күккә күтәрелүче чәчәк таҗлары — үз тамырларыннан аерылган күп мәләкләр-җаннар күмә...
Котылуын котылалар, әмма күп мәләкләр (аларны халыкта, кыскартып, «күбмәләкләр», «күбәләкләр» дип тә йөртә башлыйлар) өзелгән чәчәк язмышына дучар булалар — якты дөньяда бер тәүлек кенә яшиләр дә сулалар... Дөресрәге, кабат җиргә төшәләр һәм төннәрен янә чәчәккә әвереләләр. Ләкин инде элекке кебек янып-балкып утырмыйлар...
Ә усал малай һаман җир йөзендә яши, ди. Аны күбәләкләр күп очкан яланнарда, урманнарда очратырга була. Күрә-нитә калсагыз, аңа чәчәкләрне, үләннәрне, куакларны рәнҗетергә ирек бирмәгез. Чөнки күбәләкләр ничек кенә матур булмасын, озын гомерле чәчәк тормышы кадерлерәк безгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: