Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Актанышта яшәүче укучыбыз Зиләнең шигырьләрен тәкъдим итәбез

Сыерчык Яз хәбәрчесе - сыерчык, Кайтты туган ягыма. Ура! Нинди сөенеч - Кунды минем ояма. Сагынган, бик сагынган, Моңлы җырларын «сибә». Әйтерсең, бар җиһанга Яз килүен җиткерә. Динә Мөхәрләмова, Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе, 5нче сыйныф. Теләкәй тавы... Биек тавым минем, назлы тавым! Син торасың авылым башында. Кара төндә якты...

Сыерчык

Яз хәбәрчесе - сыерчык,

Кайтты туган ягыма.

Ура! Нинди сөенеч -

Кунды минем ояма.

Сагынган, бик сагынган,

Моңлы җырларын «сибә».

Әйтерсең, бар җиһанга

Яз килүен җиткерә.

Динә Мөхәрләмова, Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе, 5нче сыйныф.

Теләкәй тавы...

Биек тавым минем, назлы тавым!

Син торасың авылым башында.

Кара төндә якты йолдыз төсле,

Маяк булып һәрбер юлчыга.

Биек тавым минем, даһи тавым!

Синдәй таулар җирдә күп, диләр.

Юк, ышанмыйм мин бу сүзгә,

Алар алай алдый белмиләр!

Син бер генә минем өчен җирдә,

Калыккансың туган нигездә.

Теләкәйнең горур юлбашчысы

Яу кайтарган шушы җиреңдә.

Биек тавым минем, гүзәл тавым!

Җылы язлар сиңа кагыла.

Умырзая битләреңне каплый,

Сандугачлар җырлар яудыра.

Биек тавым минем, әй, карт тавым!

Синдәй «аксакаллар» юк җирдә.

Халкыбызның ниләр кичергәнен

Син беләсең, бары син генә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев