Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

41нче мәктәптәге «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләр иҗаты

Исәнме, безнең иң яраткан газетабыз «Көмеш кыңгырау»! Җәйге каникуллар төрлебезне төрле җирләргә таратты: кемнәрдер диңгездә ял итте, кайсыларыбыз авылга кунакка кайтты, кайберләребез лагерьларга барды. Җәй бик күңелле узып бара, менә без дә, Яр Чаллы шәһәрендәге 41нче санлы мәктәптә эшләп килүче «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләре, җәйге тәэсирләребезне уртаклашырга дип, күрешеп алдык. Шул арада хәйран матур гына шигырьләребез дә туган ләбаса. Сезгә җибәрми булдыра алмадык. Гөлия Вагыйзова, Яр Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Ак каурый» түгәрәге җитәкчесе.

Эльвина Хәсәншина

Әнкәй туган ягы

Һәй матур соң әнкәй туган ягы,

Биек таулар, куе урманнар.

Урманнарда гөмбә, җиләк,

Печән чаба торган булганнар.

 

Ул урманнар инде кыргыйланды,

Кешеләр дә йөрми печәнгә.

Мал асрамый, җиләк җыймый халык,

Бар да сатыла бит кибеттә.

 

Балачакта минем әнкәй

Каршы тауга менеп уйнаган.

Ә хәзер аңа менеп булмый,

Баскан чытырманлык, чаган.

 

Каршы тауда үсә торган булган

Чәчәкләр дә, исле әрем дә.

Ә кышларын тауда шуганнар,

Куркытмаган кары, җиле дә.

 

Кыргыйлана хәзер табигать,

Кеше сукмак салмый урманга.

Яшьтәшләрем урамга да чыкмый,

Өйләрендә интернет булганда.

 

Бар да бар бит шушы компьютерда,

Уены да, чын вә ялганы.

Олысы да, яше дә белә аның

Сәламәтлеккә нык зыянын.

 

Сокланасы иде җәй, кышына,

Яшәүнең чиксез матурлыгына.

Эх, мин бу заман кешесе түгел бугай,

Ник тумаганмын әни чорында!

 

Шундый рәхәт миңа шигырь язу

Таң атканда илһам чыганагы килде,

Утырып әллә ничә шигырь яздым.

Мизгел генә булып килә шул ул,

Ә мин таң атканда аны тотып алдым.

 

Берни уйлап табам, күңел канатлана,

Хисләр биләп ала, куллар үзе яза.

Күңел оча, шундый рәхәт тойгы,

Гүя кошлар оча өерелеп язда.

 

Рәшә булып тора илһам чыганагы,

Мизгел генә ул, томан сыман.

Шул мизгелне тотып ала алсаң,

Менә дигән шигырь чыга, ышан!

 

 

Диләрә Кашапова

Сыкрый каен

Бабам белән бардык урманга,

Матурлыкка сокланырга.

Күреп, биредәге мәхшәрне,

Кошлар да тотынды зарланырга.

 

Белмим, ни тойгандыр бабам йөрәге,

Минем нәни күңел әрнеде,

Көчле давылдан да бу кадәр,

Табигатькә зыян тимәде.

 

Бил югары аударганнар каеннарны,

Тирә-якка чүп-чар таралган.

Каеннарның бөдрә чәчләрен,

Балта белән алар тараган.

 

Белмим, ничек түзгәндер бабам йөрәге,

Мин нәни дә хәтта тетрәндем.

Фашист бомбасыннан да бу тикле

Табигатькә зыян килмәде.

 

Сыкрый, үкси мескен каенкаем,

Кешеләрнең мондый эшенә.

«Кирәк булса, бөдрә чәчләрем,

Алыгыз сез, тик тимәгез үземә!..»

 

Үзем күрмәсәм, һич ышанмас идем,

Кешеләрнең әшәкелегенә.

Ник матурлап калдырмаска,

Ник урманны мәсхәрәләргә?!

 

Әй, кешеләр, сезнең рәхәт өчен

Түксенмени каен күз яшен.

Ни булса да, хайван, йә үсемлек,

Яши алсын иде үз яшен!

 

 

Эльвина Солтанова

Сагындым мәктәбемне

Җәйләр үтеп, көзләр җитә,

Мәктәп чоры да җитә.

Ничек яшәде икән мәктәп,

Өч ай безне күрмичә?!

 

Дусларым көтәдер инде,

Сыйныфым да сагынган.

Мәктәпкә инде мин әзер,

Бар нәрсә дә алынган!

 

Яңа белем мине көтә,

Укытучымны да сагынам.

Сентябрьне бик көтәм,

Мәктәбемә ашкынам!

 

 

Лилия Сагындыкова

Туган җиремне яратам!

Ял итсәк тә төрле җирләрдә,

Кара диңгездә, йә Төркиядә.

Сагынып кайтабыз үз өебезне,

Рәхәт яшәве туган җирләрдә.

 

Кешеләре ачык, суы татлы,

Өзелеп сөям мин бары тик сине!

Берни белән дә тиңләмим сине,

Яратам мин Туган илемне!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X