41нче мәктәптәге «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләр иҗаты
Исәнме, безнең иң яраткан газетабыз «Көмеш кыңгырау»! Җәйге каникуллар төрлебезне төрле җирләргә таратты: кемнәрдер диңгездә ял итте, кайсыларыбыз авылга кунакка кайтты, кайберләребез лагерьларга барды. Җәй бик күңелле узып бара, менә без дә, Яр Чаллы шәһәрендәге 41нче санлы мәктәптә эшләп килүче «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләре, җәйге тәэсирләребезне уртаклашырга дип, күрешеп алдык. Шул арада хәйран матур гына шигырьләребез дә туган ләбаса. Сезгә җибәрми булдыра алмадык.
Гөлия Вагыйзова, Яр Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, «Ак каурый» түгәрәге җитәкчесе.