Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Такмаклы уеннар

Шигъри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар.

Бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен үстерә. Уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. Уенның сүзләрен бер-ике уйнауда ук ятлату мәҗбүри түгел. Башта уенның тәртибе аңлатыла. Аңлаешлы итеп сүзләре укып күрсәтелә. Сүзләрен өйрәнеп беткәч, балалар уенны мөстәкыйль уйный алалар. Такмакны җиңел бер көйгә салырга мөмкин.

«Яңгыр» уены

Без уйныйбыз урамда

Күктә болыт югында,

Нинди аяз зәңгәр күк,

Бүген яңгыр яумас күк.

Дөбер-дөбер дөбердек,

Күктән килде гөрелдек.

Шыбырдарга тотынды,

Кемнәр качып котылды?

Беренче куплетны – «урамда» уйнаучы балалар, икенче куплетны тәрбияче яки аерым бала әйтә. «Яңгыр» булган бала шөлдерле барабан тотып утыра. Ул иптәшләрен «юешләтергә» (кулы белән кагылып) тырыша.

 

«Чәчәкләр» уены

Зәңгәр чәчәк – күк чәчәк,

Бигрәк тә матур чәчәк,

Тәкыям матур итәчәк.

Тузганак, тузганак,

Җил белән шаярып,

Алчы бер тузгалап.

Сары күзле, ак керфекле

Акчәчәк тә бар әле.

Тәкыя бик матур булыр,

Учыңа җыеп ал әле.

Елан күзе, елан күзе,

Исеме бик сәер үзе,

Исеме сәер булса да,

Гаҗәеп матур үзе.

Тукранбаш – бал кисмәге

Икәнлеген белегез:

Хуш исләрен сибеп торыр,

Тәкыя итеп үрегез.

Аллы – гөлле миләүшә

Безнең белән сөйләшә.

Мине онытып калдырма,

Тәкыя үр, – диеп дәшә.

Күгәрчен күзе дә җыйган

Бик күп төсне үзенә.

Тәкыяга кушып үрсәң,

Бик килешер үзеңә.

Уенда әйтелгән чәчәк рәсемнәрен тоткан балаларны чакырып, уртага чыгарып уйнатыла.

Гүзәлия Гыймадиева, Гөлнара Минһаҗева, Чаллы шәһәре, 54нче «Очкын» балалар бакчасы.

Менә монда тагын бер уен турында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев