“Без китапка кире кайтачакбыз”
Бүгенге җәмгыятьтә халыкны китапка тарту, әдәби әсәрләр белән кызыксындыру, эстетик зәвык тәрбияләү бурычы, беренче чиратта, китапханәчеләр өстендә һәм үз хезмәт вазифаларын алар зур тырышлык, искиткеч фидакарьлек белән, күңел биреп башкаралар.