Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Табышмак әйтәм, җавабын тап!

Табигать күренешләренә багышланган табышмаклар

Барыгыз да белеп тора:

Агач түгел, тимер мин;

Тигез юлдан зур тизлектә

Шуам гына, йөгермим.
Тимераяк


Ап-ак булып агачларга,

Тимерчыбыкка куна.

Үзе куркак — юкка чыга,

Кагылдыңмы чак кына.
Бәс


Кошлар кебек түгел без,

Очабыз кышын гына,

Хәтта килеп кунабыз

Сезгә дә мыштым гына.
Кар бөртеге


Үзебез ясыйбыз аны,

Тик өйгә булмый кертеп,

Уйнарга чыкканыбызны

Урамда тора көтеп.
Кар бабай


Күренә дә эреп бетә

һәм ай буе көттерә,

Тагын күзгә күренгәнче

Сагындырып бетерә.
Беренче кар


Чиләкләп җиләк җыясың,

Мәтрүшкәгә барасың,

Юкә балы белән тәмләп

Чәйләр эчеп аласың.
Җәй


Кыңгырау чыңлап чакыра:

«Сезгә вакыт җитте, — ди.

Белем алыгыз, балалар,

Ялларыгыз үтте», — ди.
Көз


Тау астыннан да чыга,

Тау өстеннән дә чыга.

Сандугачлар моң ала,

Шифа бирә юлчыга.

Чишмә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев