Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Яңа 2020 елны каршы алу табынына меню төзибез

Яңа ел табынына меню төзү - шактый катлаулы һәм мәшәкатьле эш, чөнки бюджетка сыешырга, кунакларның күңелен күрергә генә түгел, табын яңа ел символын да канәгатьләндерерлек булырга тиеш.

Әйдәгез бергәләп яңа 2020 елны каршы алу табынына меню төзибез.

Ак күсе елын каршылаганда нәрсә пешерергә? Бу эш бик катлаулы булмаячак, чөнки Күсе күп ашамый, нәзакәтле дә түгел. Ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, сыр, тәм-том һәм камыр ризыклары - 2020 ел хуҗабикәсе берсеннән дә баш тартмас. Күселәр гади ризыклар ярата, мул табынга ул бик сөенәчәк.

Күсе ерткыч җәнлекләргә керә, шуңа күрә кайнар ашка ит әзерләргә кирәк булыр. Нинди ит тә ярый, ә гарнирга килгәндә, гадәти бәрәңге генә түгел, ә төрле ярмалар (ясмык, карабодай, дөге) да сайларга була.

Әгәр гаиләгез ботканы бәйрәм сые итеп кабул итми икән, бәрәңгедән берәр яңа төр ризык  әзерләп карарга мөмкин.

Табынга сез теләгән төрлелекне салатлар һәм кабымлыклар өстәячәк. Чөнки яңа ел символы туклыклы продуктлар ярата. Шуңа күрә салатлар һәм кабымлыклар ясаганда сыр һәм чикләвекләрне күпләп куллана аласыз.

Күсе баллыны үлеп ярата, шуңа бәйле рәвештә яңа ел өстәлендә десертлар булуы мәҗбүри. Бу җиләк-җимеш нигъмәте яки камыр ризыклары булырга мөмкин.

Без гомуми киңәшләрне бирдек. Ә инде төрле рецептларны сез интернет челтәреннән эзләп таба аласыз.

Безнең сайтыбызда да «Телеңне йотма» рубрикасы бар. Анда да күз салыгыз, күңелегезгә хуш килгән рецепт табарсыз.

Менә мәсәлән, торт, печенье, вафли өчен универсаль камыр басу ысулы. 

Яки «Эремчекле кәрзиннәр» десерты 

Кунаклар килгәндә тиз генә ясарга яраклы «Тавык ите белән катламлы салат»

Бәй­рәм бә­ле­ше һәм

Ханум пешерү ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев