Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

«Эремчекле кәрзиннәр»

Инстаблогер Айгөл Гатауллинадан җәйге рецепт.

Камыр өчен: 130 грамм геркулес, 2-4 чикләвекне блендерда ваклыйбыз, 1 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы натураль йогырт, ярты кашык көпшәкләндергеч, 1 кашык бал салып болгатабыз. Килеп чыккан камырдан кекс савытына бортиклар ясыйбыз. Камыр ябышкак булсын, алай булмаса,тагын бераз йогырт өстәгез. Камырлы форманы 5 минутка 180 градуслы мичкә куябыз.

Эчлек өчен: 1 йомырка агы, 200 грамм эремчек, ярты бананны бергә изәбез, тәменчә бал өстибез. Кашык белән камыр өстенә салып чыгабыз. Өстен җиләк яки чия белән бизәргә мөмкин. 180градуслы мичкә якынча 25 минутка куябыз. Суынгач үлән чәе белән иртәнге аш ашыйбыз.

Айгөл Гатауллина. «Эремчекле кәрҗин» – фото авторы Ландыш Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев